+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 июнь 2023, 14:10

Медицина эшчәнлеген лицензияләү буенча семинар үтте

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы Медицина палатасы белән берлектә үткәргән укыту семинарында 80нән артык шәхси эшкуар һәм Башкортстанда медицина эшчәнлеген алып баручы оешма вәкилләре катнашты.  

Медицина эшчәнлеген лицензияләү буенча семинар үтте
Медицина эшчәнлеген лицензияләү буенча семинар үтте

Җыелганнарга медицина эшчәнлеген лицензияләү процессы һәм оешманың лицензия таләпләрен тәэмин итү аспектлары турында мәгълүмат бирелде.
Ведомство тарафыннан рәсми сайтта игълан ителгән чарада укуга чакыру алган лицензияләре булган эшкуарлар да, медицина хезмәтләре күрсәтергә планлаштыручы һәм неврология, хирургия, медицина массажы, шәфкать туташы эше һәм башка эшчәнлек төрләре буенча лицензияләү процессын башлаучы яңа лицензия алучылар да катнашты.

- Медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен куелган мөһим лицензия таләбе булып оешма турында мәгълүматны бердәм дәүләт мәглүмат системасына, аерым алганда, медицина оешмаларының федераль реестрына һәм медицина хезмәткәрләренең Федераль регистрына кертү тора, — диде сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәһәветдинова лицензия алу өчен бинаны арендага яки сатып алырга, кирәкле медицина җиһазларын сатып алырга, медицина техникасына техник хезмәт күрсәтүгә һәм аңа хезмәт күрсәтәчәк белгеч белән хезмәт килешүе төзергә, шулай ук эшчәнлекнең заявкаланган төрләренә туры китереп эшләячәк медицина персоналы белән хезмәт килешүе төзергә кирәклеген аңлатты.
—Моннан тыш, гигиена һәм эпидемиология үзәгенең эксперт нәтиҗәсен һәм “Роспотребнадзор”ның республика буенча санитар - эпидемиологик нәтиҗәсен алырга кирәк. Шуннан соң гына Сәламәтлек саклау министрлыгына лицензия алу өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин, - диде Эльвира Тәхәветдинова.
Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/21061/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: