+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 июнь 2023, 19:45

Сәламәтлек поездлары эшен дәвам итә

Белгечләр алты районда халыкны кабул итә.  

Сәламәтлек поездлары эшен дәвам итә
Сәламәтлек поездлары эшен дәвам итә

Быел «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе башланганнан бирле белгечләр тарафыннан 51 952 кеше кабул ителгән, 14 448 тикшеренү үткәрелгән, шул исәптән 9 183 флюорография, 5 265 маммография.

1 322 гражданның канында глюкоза, 2 415 кешенең канында холестерин дәрәҗәсе, 2 887 кешенең артериаль кан басымы югары булуы, 2 282 кешенең артык авырлыгы ачыкланган.

Табиблар беренче тапкыр 1, 311 социаль әһәмиятле авыруны ачыклаган. 861 пациентка "йөрәк-кан тамырлары авырулары" диагнозы куелган, 85 кешедә - яман шешкә, 356 кешедә - шикәр чиренә, тугыз кешедә туберкулезга шик туган. Бу гражданнар диагнозны ачыклау өчен тикшеренүгә җибәрелгән, аларга дәвалау билгеләнгән.

Бригадалар алты районда эшен дәвам итә.

Акция барышында республиканың барлык районнары да колачланачак: авыл халкы белгечләрдән консультация ала, медицина тикшеренүе уза һәм беренчел медицина ярдәме ала алачак. Белгечләргә язылырга кирәкми, кабул итү «тере чират» тәртибендә алып барыла.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: