+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
2 июнь 2023, 07:25

“Заман белән бергә атлыйбыз”

“Елның иң яхшы табибы” республика конкурсында җиңүчеләр белән таныштыруны дәвам итәбез. “Иң яхшы медицина оешмасы җитәкчесе” номинациясендә җиңү яулаган Башкортстанның һәм Русиянең атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты Зөһрә Гурова медицинага 40 елдан артык гомерен багышлаган.  

“Заман белән бергә атлыйбыз”“Заман белән бергә атлыйбыз”
“Заман белән бергә атлыйбыз”

Дүртөйле районының Сабанай авылында дөньяга килгән кыз күпбалалы гаиләдә үсә. Дүрт — кыз, бер ир туганы булган Зөһрә кечкенәдән эшкә өйрәнә, матур тәрбия ала, яхшы укый. Яшь чагында табибә булырга хыялланган әниләре бу ниятен кызларында тормышка ашыра — аларның барысы да гомерләрен сәламәтлек саклауга багышлый.

Зөһрә Гыйльмишәрип кызы мәктәптән соң - медицина училищесын, соңыннан медицина институтын тәмамлый. Хезмәт юлын Республика балалар клиник дәваханәсендә шәфкать туташы булып башлый. Остазы — билгеле табиб, баш уролог Зәки Әхмәтшинга бүген дә бик рәхмәтле табибә.

Язмабыз героена хезмәт юлында сайлаган изге һөнәренең төрле баскычларын үтәргә туры килә: 4нче бала тудыру йортында, 13нче шәһәр дәваханәсендә, 33нче поликлиникада, Республика клиник дәваханәсендә акушер-гинеколог булып эшли, 1нче хатын-кызлар консультациясен, 49нчы поликлинканы җитәкли.

2013 елдан Зөһрә Гурова - Уфаның 3нче бала тудыру йортының баш табибы. Хәзер бу медицина учреждениесе шәһәр клиник перинаталь үзәгенә әйләнде.

— Барлык эшләгән учреждениеләрем һәрвакыт югары бәяләнде. Бу барлык коллективның нәтиҗәле эшләве белән бәйле, — ди Зөһрә Гурова. — 3нче бала тудыру йортына килгәндә, ул элек иң начарлардан санала иде. Хәзер без Идел буе федераль округында икенче урындабыз, республикада лидерлык позициясен саклап киләбез. 2нче хатын-кызлар консультациябез Идел буе федераль округында индикатив күрсәткечләр буенча беренче урында.

Ярты гасырга якын гомерен хатын-кызлар, сабыйлар сәламәтлегенә багышлаган тәҗрибәле табибәнең булачак әниләргә, гүзәл затларга әйтер сүзләре, киңәшләре күп, әлбәттә. "Кешенең сәламәтлеге 99 процентка үзеннән тора. Мәсәлән, кешеләр автомобиль алса, аңа ел саен техник күзәтү үткәреп торалар. Ни өчен сәламәтлегеңә дә шундый игътибар бирмәскә? Диспансерлау үтүгә җитди карарга кирәк", — ди ул.

Зөһрә Гыйльмишәрип кызы үз һөнәрен бик ярата, эше турында горурлык һәм сөю белән сөйли.
— Эшебез катлаулы, әлбәттә. Без бер гомер өчен генә түгел, кайвакыт берьюлы ике-өч гомер өчен һәм, гомумән, гаилә сәламәтлеге өчен җавап бирәбез. Безнең бала тудыру йортында елына якынча биш мең сабый дөньяга килә. Шуны да билгелисе килә: бездә туымның кимүе күзәтелми. Хәзер безгә республиканың 16 районыннан хатын-кызлар килә. Һәр гомерне, хәтта экстремаль аз гәүдә авырлыгы белән туган балаларны да саклап калырга бурычлыбыз. Яхшы нәтиҗәләребез — барлык коллективыбызның казанышы, — дип сөйли табибә.

Әлбәттә, озак еллар бер тармакта эшләгән кешегә һөнәри өлкәдә күп үзгәрешләр дә күрергә туры килә. Мәсәлән, элек озак еллар баласы булмаган парлар проблемасы бүгенге кебек үк кискен түгел иде кебек. Бу хактагы сорауга тәҗрибәле белгеч болай җаваплады:
— Проблема элек тә бар иде. Бу хакта сөйләмиләр генә иде. Хәзер технологияләр зур тизлектә алга китте, шуңа ярдәм итү мөмкинлекләре дә артты. Без эмбрионнарга кадәр тикшерә, күп патологияләрне кисәтә алабыз. Кайчандыр бер килограммлык баланы саклап кала алу казаныш булса, хәзер 500 грамм булып туган сабыйлар да исән кала.

Табибә билгеләвенчә, хатын-кызның фертиль яше — 15-49 яшьләр. Аның тәҗрибәсендә 51 яшьлек ханымның сәламәт бала тудыру очрагы булган. Әйе, тәҗрибәле табибә дөньяга килергә ярдәм иткән сабыйлар, аңа рәхмәтле әниләр, сәламәтлекләрен яхшырткан гүзәл затлар саны бихисап.

— Хатын-кызларыбыз балаларын мәхәббәттә һәм гармониядә тудырсын иде. Йөклелек — бер изге халәт бит ул, диясем килә. Булачак әниләр шуны аңлап, тоеп яшәсен иде, — ди Зөһрә Гыйльмишәрип кызы һәм киләчәккә ниятләре турында да бүлешә. — Булган дәрәҗәбезне саклап, арттырып, заман белән бергә атларга иде.

Без дә сәләтле баш табибка, аның хезмәттәшләренә уңышлар телик!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас