+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 июнь 2023, 12:05

Уфаның табиб-неонотологы — Бөтенрусия конкурсы җиңүчесе!

“Хатын-кызлар сәламәт җәмгыять өчен” конкурсында җиңү яулаган якташыбыз Фәйрүзә Латыйпова XXVI Петербург халыкара икътисади форумында бүләкләнде.

Уфаның табиб-неонотологы — Бөтенрусия конкурсы җиңүчесе!Уфаның табиб-неонотологы — Бөтенрусия конкурсы җиңүчесе!
Уфаның табиб-неонотологы — Бөтенрусия конкурсы җиңүчесе!
Петербург халыкара икътисади форумында “Хатын-кызлар сәламәт җәмгыять өчен” Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшыру тантанасы булды. Алар арасында — “Материнство и детство” номинациясендә җиңү яулаган Уфаның табиб-неонатологы Фәйрүзә Латыйпова да бар. Ул конкурска үзенең “Абилитация: бала тормышында иң мөһим 200 көн” проектын тәкъдим итте. Фәйрүзә Латыйпова Уфада балалар инвалидлыгын булдырмау өчен Русиядә беренче “Любимый малыш” абилитация үзәгенә, “Особенные дети” каты авыручы балаларга ярдәм итү хәйрия фондына, шулай ук абилитация институтына нигез салган.

Бүләкләү тантанасында Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко катнаштылар. Конкурста сайлап алуны узган катнашучыларның профильләре Русия субъектлары буенча проектларның интерактив картасында “Хатын-кызлар сәламәт җәмгыять өчен“ платформасында басылып чыкты.

“Хатын-кызлар сәламәт җәмгыять өчен” проекты кешеләрнең сәламәтлеген саклауга һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән иң кызыклы һәм файдалы проектларны ачыклауга юнәлдерелгән. Агымдагы елда конкурска илнең төрле төбәкләреннән 400 заявка килгән. Сайлап алу 5 төп номинация һәм 4 махсус номинация буенча узды, анда финалчылар һәм җиңүчеләр билгеләнде.

 
Фото: bashinform.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас