

Бу бәйрәмне билгеләү хакында указ 1980 елда чыга. Табибларсыз, медицина тикшерүе үтмичә, без сәламәтлек торышыбыз хакында белмәс тә идек. Сәламәтлек саклау – күпләр уйлаганча, авыруларны дәвалау гына түгел, төрле чирләрне кисәтү дә.
Медицина хезмәткәрләре көнен табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар гына түгел, ә кеше гомерен коткару белән шөгыльләнүче барлык һөнәр ияләре дә билгели. Мәсәлән, табибларга күпчелек заман авыруларын ачыкларга һәм дәваларга инженерлар һәм технологлар ярдәм итә. Шулай ук химиклар, лаборантлар, биологлар, санитарлар турында да онытмаска кирәк.
Коронавирус пандемиясе безгә сәламәтлек сагында торучыларның хезмәте никадәр әһәмиятле булуын янә бер тапкыр исбатлады. Күпме табиблар чиксез батырлык үрнәге күрсәтте!
Һөнәри бәйрәмдә шәфкатьле хезмәт ияләренә җылы сүзләрегезне, рәхмәтегезне кызганмагыз. Ышаныгыз, нәкъ үзләренең бәйрәмендә алар кешеләргә кирәклеген ныграк аңлый, горурлык хисе кичерә. Чынлап та, горурланмаслык, сокланмаслык түгел бит аларның һөнәрләре: дөньяга беренче тапкыр аваз салучы кеше нәкъ ак халатлылар кулына эләгә һәм гомер буе табиблар аның сәламәтлеге сагында тора. Медицинада һөнәреңне яратмыйча эшләп булмый. Медиклар һәрвакыт җәмгыятьнең иң ихтирамлы кешеләре булып кала. Медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме безгә аларга тагын бер тапкыр ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдерергә мөмкинлек бирә.