+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
20 июнь 2023, 09:05

Даруларга 2 миллиард сумнан артык суммага гаризалар хупланды

Республика Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендәге Башкортстан Хөкүмәте утырышында сирәк авырулы пациентларны дару белән тәэмин итү мәсьәләсе каралды.  

Даруларга 2 миллиард сумнан артык суммага гаризалар хупландыДаруларга 2 миллиард сумнан артык суммага гаризалар хупланды
Даруларга 2 миллиард сумнан артык суммага гаризалар хупланды

Башкортстан орфан авырулары исемлегенә кергән барлык 273 нозологиянең тулы регистрын алып барылган бердәнбер төбәк.

- Республикада әлеге диагнозлар белән 47 мең пациент теркәлгән. Шуларның 1716сы махсус даруларга мохтаҗ. Агымдагы елда безгә федераль бюджеттан 1,4 миллиард сумнан артык акча керәчәк. Республика бюджетының чыгым өлешенә 548 миллион сумнан артык акча салынган, – дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Бу пациентларның дарулары берничә чыганактан килә. Федераль һәм төбәк бюджетларыннан, «Круг добра» фондыннан. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык орфан авыруларының да дәвалау өчен дару препаратлары яки махсус азык-төлекләре юк. Күпчелек нозологияләр өчен патогенетик терапия әле ачык түгел.

Бух акта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/21206/

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас