Транспорт ачкычларын тапшыру тантанасы 18 июньдә билгеләп үтелгән Медицина хезмәткәре көненә багышланды.
—Кадерле дуслар! Сезне үткән Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Бу көннәрдә без автомобиль ачкычларын тапшырырга карар кылдык. Башкортстанның сәламәтлек саклау базасын ныгыту буенча зур уртак эшне дәвам итәбез, - диде Радий Хәбиров. - Барыгызны да бәйрәм белән тагын бер тапкыр! Сезнең хезмәтегез өчен түбәнчелек белән баш иям!
Үзебезнең илдә җитештерелгән яңа “LADA Niva Travel“ техникасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү буенча төбәк программасы кысаларында сатып алынган. Бу программа «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Машиналар халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен исәпләнгән, шул исәптән, катлаулы юл шартларында. Аларны һава торышын һәм иярчен навигацияне контрольдә тоту өчен борт компьютеры белән җиһазландырганнар.