

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә 422 миллион кеше диабет белән авырый, бу планетаның барлык халкының 6,028 процентын тәшкил итә. Әгәр дә хәл шул ук темп белән бара икән, 2025 елга диабет белән авыручылар саны ике тапкыр артачак. 2030 елга шикәр диабеты бөтен дөньяда үлемнең 7нче сәбәбе булачак. Кызганычка каршы, Русиядә дә авыручылар саны елдан-ел арта бара. Диабетның беренче тибы һәр бишенче русияледә күзәтелсә, калганнар икенче типка дучар.
Сәбәп нәрсәдә?
Шикәр диабеты эндокрин авыруы булып санала. Матдәләр алмашыну бозылу сәбәпле, организм ризыктан тиешле энергия ала һәм аны куллана алмый. Төп проблема – организм мөһим энергия чыганагы булган глюкозаны дөрес кулланмый.
Беренче һәм икенче тип.
Аерма нинди?
Беренче тип белән авыручылар даими инсулинга мохтаҗ, чөнки ул аларның организмы белән эшләп чыгарылмый. Авыруның бу төре нәселдән бирелә, яшәү дәверендә барлыкка килми.
Икенче тип ешрак 40 яшьне үткәннәрдә очрый (соңгы арада балаларда да күзәтелә). Алар даими инсулинга мохтаҗ түгел. Организм үзе бик аз күләмдә инсулин эшләп чыгара ала. Авыруның бу төре яши-яши барлыкка килә. Гадәттә аңа симерүдән интеккән кешеләр дучар була.
Авыруның билгеләре
Беренче типтагы диабет 35 яшькә кадәр ачыклана. Аны көчле стресс, ялкынсыну авырулары, йогышлы чирләрне авыр кичерү “уятып” җибәрүе ихтимал. Бу чирнең төп билгеләре: хәлсезлек, юктан кызып китү, мускуллар, баш авырту, йокы бозылу, апатия, даими тамак кибү, еш ашыйсы килү, шул ук вакытта тән массасы кимү.
Икенче типтагы диабет артык авырлык булудан, дөрес тукланмаудан һәм пассив тормыш рәвешеннән килеп чыга. Билгеләр беренче типтагыга охшаш булса да, беренче очракта алар берничә атна эчендә кискен килеп чыга, ә икенчесендә еллар буе “өлгерергә” мөмкин.
Ничек дәваланырга?
Кызганычка каршы, шикәр диабетын тулысынча дәвалап бетереп булмый. Ләкин гомерне озайтып һәм яшәү сыйфатын яхшыртып була. Моның өчен дөрес туклануга, тиешле физик күнегүләргә игътибар бирергә кирәк. Диабет авыруына дучар булган кеше үзенә игътибарлы булырга тиеш. Авыруны уңышлы рәвештә контрольдә тоту һәм бәхетле тормыш белән яшәү мөмкин. Медикаментоз дәвалану кирәк булган очракта да аларны зур булмаган күләмдә башлау хәерле.
Мөһим адымнар
Яхшы белгечләрдә медицина тикшерүе үтегез. Нинди чараларның иң яхшысы икәнен аңлагыз. Авыру белән берүзең көрәшүгә караганда, белгечләр командасында булу отышлырак. Күңелегездә туган сорауларны һәрвакыт табиб белән киңәшләшеп тикшерегез. Зур булмаган үзгәрешләрне дә күрергә өйрәнегез һәм алар хакында белгечкә әйтегез. Туклану һәм дарулар кабул итү режимы бозылган очракта да табибка белдерегез.
Дөрес туклану режимы алып барыгыз. Табиб белән диетолог сезгә меню төзесен. Бирелгән киңәшләрне төгәл үтәү һәм онытмас өчен көндәлек башлагыз.
Нинди ризыкларның диабет белән авыручыларга яраганын яхшылап өйрәнегез.
Көненә 6-8 стакан су эчегез. Чиста су. Татлы, газлы эчемлекләр, сөт рөхсәт ителми. Чәй, каһвә — табиб кушуынча.
Диетагызга тәмле әйберләр дә кертегез. Зур булмаган күләмдә татлы җимешләр, йогурт, чикләвекләр һәм башкалар.
Даими күнегүләр мотлак. Сезгә мөмкин булган физик күнегүләрнең оптималь дәрәҗәсен табибтан белегез.
Медицина препаратлары кушылган булса, аларны вакытында эчеп барырга кирәк.
Кандагы глюкоза дәрәҗәсен даими тикшереп, тест нәтиҗәләрен язып барыгыз. Табиб өчен бу мөһим. Ул сезгә мөмкин кадәр дөрес ярдәм күрсәтәчәк, киңәшләр бирәчәк.
Диабет сәбәпче булучы авырулардан сакланыгыз. Аларның беренче билгеләрен күрми калмагыз.
Хәлегезне белгән, үзегезгә таяныч булырлык, яхшы кешеләр белән аралашыгыз, дус булыгыз.
Кисәтү чараларын белегез
Беренче типтагы диабетны кисәтү өчен вируслы авырулардан сакланырга һәм аларны вакытында дәваларга, тормыш рәвешенә игътибарлы булырга, алкогольдән һәм тәмәке тартудан баш тартырга, дөрес тукланырга, диспансерлау вакытында кандагы шикәр микъдарын тикшереп торырга кирәк.
Икенче типтагы диабетны кисәтү өчен туклану рационында углеводларны киметергә, физик активлык булдырырга, тән массасын контрольдә тотарга, кандагы шикәр микъдарын тикшереп торырга кирәк.