+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
4 июль 2023, 05:00

Психологик ярдәм күрсәтелә

Хәзер Башкортстан халкы, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар да, мотлак медицина страховкалавы кысаларында яшәү урыны буенча поликлиникага психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.  

Психологик ярдәм күрсәтеләПсихологик ярдәм күрсәтелә
Психологик ярдәм күрсәтелә

Бу Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы эшләгән психиатрия медицина ярдәме күрсәтүнең яңа тәртибен кертү нәтиҗәсе. Психологка поликлиника теркәве аша язылырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары шулай ук «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондында да психологик ярдәм ала ала.
Медицина психологлары кризис шартларында һәм Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник психотерапия үзәгендә ышаныч телефоны буенча психологик ярдәм күрсәтәләр: 8 (347) 241-62-85 (тәүлек әйләнәсенә).

Медицина-психологик ярдәм кабинетлары турында тулырак мәгълүматны Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми битендә алырга мөмкин.
Үзегезне саклагыз һәм онытмагыз, психологик ярдәм эзләү – сәламәт кешенең белгечләр ярдәме кирәклеген аңлап ясаган адымы.

Фото"mobile-dom.ru"

 #ОбъясняемРФ #ОбъясняемБашкортостан

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас