

Ведомство җитәкчесе ассызыклавынча, башка еллар белән чагыштырганда, соңгы өч елда Башкортстанда талпаннар активлыгы иртәрәк күзәтелә башлаган. Алар март аенда ук уяна. Сәбәбе — язның иртә килүе. Җылы көз дә талпан сезоны тәмамлануны ноябрь ахырына кадәр кичектерә икән. Ә менә июль һәм августта эссе булу сәбәпле без аларның активлыгының бераз кимүен күзәтәбез, дип билгели Анна Казак.
Ул һәркемгә үзенә талпан кадалуын ачыклаган очракта бөҗәкне тикшерергә илтергә киңәш бирә. Әгәр бөҗәкнең бер өлеше генә калса, аны тикшереп булмый. Бу очракта инфекцияле талпанга карата кулланылган чараларны башкарырга кирәк — табибка мөрәҗәгать итәргә, кан анализы тапшырырга, табиб кушканнарны эшләргә.
Кайвакыт кеше үзендә талпанның булганын күрми дә кала. Әгәр табигатьтә булганнан соң югары температура, калтырану кебек билгеләр күзәтелә икән, шулай ук тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки зарарлы талпан кешегә күчергән инфекцияләр бик куркыныч, алар сәламәтлеккә җитди зыян сала, хәтта үлемгә китерергә мөмкин.
Белгеч ассызыклавынча, инфекция йоктырмас өчен кеше үзенә бик игътибарлы булырга тиеш. Хәтта кәҗә сөте аша да инфекция йоктырырга мөмкин икән. Әгәр зарарлы талпан кәҗәне тешләсә, ә без аның сөтен кайнатмыйча куллансак, авыруны урап узып булмаячак.
Кызганычка каршы, язгы-җәйге айларда безгә талпаннан гына инфекцияләр күчү янамый. Тагын бер бик хәвефле авыру турында онытмаска кирәк — тычканнардан күчүче геморрагик бизгәк. Ул кешегә кыр тычканы аша, һава-тамчы юлы белән йога. Бу тычкан салкын вакытта кешеләр яшәгән урыннарга да килә. Шуңа бакчаларда, авыл җирендә яздан соң җыештыру оештырганда битлек куллану мотлак. Ә продуктларда тычкан эшчәнлеге калдыклары ачыкланса, яки анда тычкан йөргәненә шик булса, аларны кулланмаска кирәк.
Инфекцияне матур фотолар ясарга теләгәндә дә йоктыру бик җиңел икәнен билгели белгеч. Мәсәлән, табигать кочагында, җәйге болын чәчәкләре белән, печән өстендә. Аларга зарарлы тычкан кагылган булырга мөмкин.
Кызганычка каршы, әле безнең республикада тычкан бизгәге белән хәл имин түгел. Кайбер районнарда авыручыларның аеруча күп булуы күзәтелә.
"Благовещен, Уфа, Ярмәкәй, Мишкә һәм Дәүләкән районнарында, шулай ук Октябрьский шәһәрендә уртача республика күрсәткечләренең 2 тапкырдан артыграк булуын теркәп барабыз. 2023 елның 6 аенда геморрагик бизгәк белән авыруның 616 очрагы теркәлгән, бу узган елның шул ук чорыннан 1,4 тапкыр югарырак һәм 100 мең кешегә уртача күпьеллык күрсәткечләрдән 2,3 тапкыр күбрәк", — диде белгеч.
Геморрагик бизгәк белән медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итүче авыручылар санының иң күп вакыты — 399 кеше гыйнварда күзәтелгән. Шул ук вакытта 17 яшькә кадәрге балалар арасында да авыру очраклары да арткан - 32 бала авырган.
Җәйге матур айларда куркыныч инфекцияләр эләктермәс өчен нишләргә соң? Иң беренче чиратта гигиена таләпләрен үтәргә. Кулларны юмыйча ашарга утырмаска, үзеңә игътибарлы булырга. Хәтта җиңелчә авыру билгеләре күзтелсә дә, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә һәм аларның киңәшләрен үтәргә кирәк.
Автор фотосы.