

Моның өчен мотлак медицина страховкалавы полисы, поликлиникага беркетелү һәм www.gosuslugi.ru порталында расланган язу кирәк.
Кабул итүгә ничек язылырга?
-Үзегезнең исәп язмасына кереп, язылу битенә керегез https://vk.cc/ceL7g3
- шәхси мәгълүматларыгызны тикшерегез
- поликлиниканы, белгечне һәм кабул итү вакытын сайлагыз.
Ни өчен язылып булмый?
Сәбәпләрнең берничә булуы ихтимал: полисыгызның гамәлдә булу вакыты үткән, язылу өчен буш урыннар юк, тутырылган мәгълүматларда хата киткән яки сервистагы җитешсезлек.
Табибка язылу өчен буш урыннар булмаганда, оператор яки теркәүче пациентҡа «чиратка» басарга тәҡдим итә, буш урын килеп чыкканда регистратура хезмәткәре пациентны табибка яза һәм аңа телефон аша хәбәр итә.
Әгәр исемлектә миңа кирәкле табиб булмаса?
Димәк, ул табибка сезне терапевт кына яздыра ала, аннан башлагыз.
«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты ярдәмендә медицина хезмәтләренең сыйфаты яхшыра. Медицинада яңа технологияләр гамәлгә кертелә, табиблар квалификациясен күтәрә, ә дәваханәләрдә заманча җиһазлар барлыкка килә.
Башкортстанда табибка тагын ничек язылырга мөмкин:
- Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының бәйләнеш үзәге аша - 122, өстәмә 2 (эш көннәрендә: 7.30-19.00, шимбә: 8.00-16.00, якшәмбе - ял көне)
- поликлиника регистратурасы аша
- поликлиникадагы инфомат аша
- doctor.bashkortostan.ru порталында
- «Табибка» мобиль кушымтасы аша (RuStore: https://vk.cc/cpqHP3, GooglPlay: https://vk.cc/cpqHO3, AppStore: https://vk.cc/cpqHQz)
- пациентны кабул иткәндә табиб икенче табибка яза ала.
Объясняем.РФ порталында яңалыкларны күзәтеп барыгыз.