

—Бездә әле өлкәннәр дә, балалар да дәвалана. Бүлекләр берничә “нур”да урнашкан. Һәркайсының аерым керү-чыгу, кабул итү зоналары. Мәсәлән, балалар соматика бүлегендә йогышлы авырулары булмаган балалар дәвалана. Биредә шулай ук аналары баш тарткан сабыйлар да махсус учреждениеләргә озатылганчы күзәтелә. Ковидлы пациентлар аерым бүлектә. Моннан тыш, балалар һәм өлкәннәрнең аерым йогышлы авырулар бүлекләре бар. Пациентларны маршрутлау төгәл бүлекләр буенча башкарыла. Ашыгыч ярдәм машинасы һәр бүлекнең ишек төбенә кадәр килә, — дип сөйли Туймазы клиник-диагностик үзәге мөдире Гөлнара Арсланова.
Табибә билгеләвенчә, ковидлы авырулар кимесә дә, бу инфекция әле беркая да китмәде. Ул шулай ук бик йогышлы һәм авыр үтә торган булып кала бирә. Мәсәлән, әле үзәктә дәвалану алган 29 пациентның дүртесе реанимациядә. Шуларның икесенең гомере кыл өстендә, дигәндәй.
Ковидтан тыш, биредә геморрагик бизгәк, боррелиоз, гепатит, пневмония һәм башка инфекцияләрдән дәваланалар. Хәтта сирәк очрый торган катлаулы авыру очраклары да булгалый. Мәсәлән, үткән ел ботулизм белән дә очрашырга туры килгән.
Шуны да әйтергә кирәк, үткән ел Туймазының йогышлы авырулар үзәге өчен эш җитәрлек булган — ковидтан тыш халык геморррагик бизгәк белән күпләп авырган, бер генә буш койка да булмаган. Бу сынауны биредәге табиблар лаеклы үткән.
Табиблар, дигәннән. Гөлнара Марат кызы билгеләвенчә, үзәктә үз эшенең остасы булган белгечләр эшли, табиблар җитә.
—Пандемия безнең барыбызга да зур тәҗрибә бирде. Без реаниматологлар, инфекционистлар җитешмәвен аңладык. Баштагы вакытта бик куркыныч булды, әлбәттә. Кислород, препаратлар белән проблемалар булды. Көнне төнгә ялгап эшләдек. Үзәкнең ачылуы эшне җиңеләйтте. Биредә барысы да бик уйланылган, шартлар бар. Җиһазлар заманча, дарулар җитәрлек, — ди Гөлнара Арсланова.
Табибәнең күңелен борчыган нәрсәләр дә бар.
— Кайбер кешеләр йогышлы авырулар дәваханәсеннән уттан курыккандай курка. Бу бик начар. Табибларга вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәк. Безнең үзәктә шартлар — идеаль, һәр бүмәдә душ, бәдрәф бар, яхшы туклану оештырылган, — ди табибә һәм кешеләргә киңәшләрен җиткерергә ашыга. — Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә кирәкми. Кайберәүләр 5-6 көн өйдә ятканнан соң гына белгечкә мөрәҗәгать итә. Ә бит вакытында башланган дәвалау яхшы нәтиҗә бирә. Шулай ук дәваланып чыкканан соң да табиб кушканнарны үтәү мотлак.
Үзәк мөдире әйтүенчә, табиблар биредә дустанә мөнәсәбәттә, киңәшләшеп эшлиләр. Республиканың Көнбатыш округы дәваханәләре белән элемтәдә торалар. Бу үзәккә йогышлы авырулар белән сигез районнан пациентлар китерелә.
Шуны да әйтергә кирәк, биредә йогышлы авырулар белән бәйле барлык көтелмәгән катлаулы хәлләргә дә, яңа пандемияләргә дә әзерләр. Моны Русиянең “Микроб” Чумага каршы фәнни-тикшеренү институтының тикшерүе дә раслаган. Белгечләр Туймазы клиник-диагностик үзәгенең эшен югары бәяләгән.