+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
31 июль 2023, 10:20

Ярты ел урынына 14 көн көтәләр

Башкортстанда пациентлар “авыр” медицина җиһазларында (КТ, МРТ, ангиографлар, маммографлар, флюорографлар, рентген-аппаратлар) тикшеренүгә 14 көн эчендә эләгә.

Ярты ел урынына 14 көн көтәләрЯрты ел урынына 14 көн көтәләр
Ярты ел урынына 14 көн көтәләр
Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, ашыгыч авырулар медицина хезмәтен мөрәҗәгать итү көнендә ала, планлы тикшеренүләр вакытында талон алдагы ике атна дәвамында бирелә.

"Бу, чыннан да шулай булса, бик яхшы. Үзегез беләсез, элек кешеләр тикшеренүне яртышар ел көтә иде, ә хәзер - 14 көн”,— диде Башкортстан Башлыгы.

Радий Хәбиров ЦУРга бөтен район-шәһәрләр дә шушы вакыт чиген тотамы-юкмы икәнен белү өчен “Инцидент менеджмент” системасында әлеге тема буенча шикаятьләрне һәм тәкъдимнәрне күзәтергә кушты. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Башкортстанның медицина учреждениеләрендә 934 берәмлек “авыр” медицина техникасы исәпләнә.

Башкортстанда Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе базасында бердәм республика нур диагностикасы үзәге булдырылачак.

Айрат Рәхмәтуллин сүзләренчә, МРТ, КТ, рентгенография, маммография, флюорографиянең барлык фотосурәтләре бердәм базага керәчәк. Аларны тикшерү белән урындагы табиблар түгел, ә үзәк белгечләре шөгыльләнәчәк. Бу процессны оптимальләштерергә һәм бердәм республика санлы тикшеренүләр архивын булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Хәзер пилот проекты сыйфатында система Нефтекама шәһәр дәваханәсе һәм Уфадагы 46нчы поликлиника эшенә кертелә.

"Идея шунда, шартлы рәвештә пациент Белоретта, ә фотоны Уфада махсус үзәк укый. Бу чыгымнарны киметә. Һәм иң мөһиме - без компетенцияләрне бер "йодрык"ка җыябыз. Чөнки монда пациентның үзен түгел, ә белгеч алдындагы КТ яисә МРТ мәгълүматларын карау да җитә", - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас