+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
1 август 2023, 13:23

ОМС фондыннан профилактик чараларга - 7 миллиард!

Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә профилактика чаралары өлешендә гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасын гамәлгә ашыру каралды.

pravitelstvorb.rupravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

Әлеге профилактика чараларының төп максаты - кан әйләнеше системасы авыруларын һәм халыкның үлем сәбәпләрен формалаштыручы онкологик авыруларны ачыклау. Өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыру - 3 елга 1 тапкыр, ә 40 яшьтән башлап, ел саен үткәрелә.

- Бу елда гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча профилактик чаралар үткәрүгә Мәҗбүри медицина иминияте фондыннан 7 миллиард 433 млн сум бүлеп бирелгән. Бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 40 процентка күбрәк. Тикшеренүләр 2 миллионга якын пациентны колачлаячак. Бу - Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм медицина оешмалары тарафыннан максималь тырышлык таләп итә торган җитди бурыч, – дип ассызыклады Андрей Назаров.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин профилактик медицина тикшеренүләре һәм диспансерлаштыру үткәрүнең барышы турында тулырак сөйләде. Ел башыннан чараны 1,2 миллионнан артык кеше узган. Алынган нәтиҗәләр буенча, 25 212 пациентның кан әйләнеше системасы авырулары беренче тапкыр ачыкланган, 14 119 - ашкайнату органнары, 3 778 - сулыш органнары, 598 - яман шеш, 2 310 - шикәр чире. Диспансер күзәтүенә 117 меңнән артык пациент куелган.

 

Автор:Денис Таваев
Читайте нас