

Үз торак пунктларыннан чыкмыйча, урындагы халык анализлар тапшыра һәм тикшерүләр үтә, тар белгечләр хезмәтләреннән файдалана ала. Табибка алдан язылырга кирәкми, халык "тере" чират буенча кабул ителә. Күчмә мобиль комплекслар заманча техника - флюорографлар, маммографлар, диагностика үзәкләре, стоматология кабинетлары белән җиһазландырылган. Консультациядә барлыгы 26 мобиль комплекс катнаша.
|
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, акция башланганнан бирле белгечләр тарафыннан 114 781 кеше кабул ителгән, 29 561 тикшерү үткәрелгән. Флюорографияне 18 296, маммографияне 11 350 кеше үткән. Шулай ук 2 956 гражданда - канда глюкоза дәрәҗәсе югары, 4 697 кешедә - канда холестерин дәрәҗәсе югары, 5 461 кешедә артериаль басымы югары булу, 4 671 кешедә артык авырлык ачыкланган. Ә 2 260 пациентта йөрәк-кан тамырлары авырулары ачыкланган, 199 кешедә - яман шеш, 737дә - шикәр чире, 12дә - туберкулез. Барлык пациентлар да диагнозны төгәлләштерү өчен тикшерүгә юнәлтелгән, аларга дәвалау билгеләнгән. |
Медицина тикшерүенең мондый форматына халыкта ихтыяҗ зур. Сәламәтлеген тикшерергә яшьләр дә, өлкәннәр дә килә. Мәсәлән, Нефтекама янындагы Энергетик авылында 100 яшьлек Фәрхәнә Гәрәй кызы кабул итүгә килгән.
Ул - тумышы белән Яңавыл районының Карман авылыннан. Гомере буе диярлек, 90 яшькәчә, шунда яшәгән һәм эшләгән. Ун ел элек Энергетик авылындагы фатирга күченгән. Әби әлегә кадәр ялгызы гына яши, ире һәм балалары юк. Бөек Ватан сугышы чорын да узган, гомере буе физик яктан катлаулы хезмәт күргән. Аның иңнәрендә 47 еллык хезмәт стажы бар: сөт җыючы һәм кабул итү пункты мөдире, май заводы мөдире, ГРСта каравыл начальнигы. Ләкин авыр хезмәт булуга карамастан, Фәрхәнә әби сәламәтлегеннән зарланмый.
- Сугыш елларында, арыганлык һәм ачлыкка карамастан, иртәдән алып төн уртасына кадәр эшләдек. Бу барыбыз өчен дә бик авыр вакытлар булды. Күптән түгел медицина тикшерүе уздым, барысыннан да канәгать калдым. Табиблар сәламәтлек белән барысы да яхшы диделәр. Аларга зур рәхмәт! Озак яшәүнең һәм үземне яхшы хис итүнең сере юк. Яшь чакта сак һәм хәвефсез шартлар булмады, ул вакытта бик авыр эшләдек. Әмма организм нык булып чыкты, әлегә кадәр бирешми. Миңа әле ничә ел гомер бирелүен бер Аллаһ кына белә, - дип сөйләде Фәрхәнә Гәрәй кызы.
"Сәламәтлек поезды" 6 юнәлеш буенча йөрүен дәвам итә. Хәзер табиблар Салават, Зилаер, Калтасы, Бишбүләк, Мәләвез һәм Чакмагыш районнарында яшәүчеләргә консультация бирүне дәвам итә.