+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
4 август 2023, 06:06

Кардиолог гомерләрне коткара

Земфира Халикова “Сәламәтлек поездлары” составында 2019 елдан алып эшли.Башкортстанда “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе дәвам итә. “Сәламәтлек поездлары” составындагы табиблар бригадалары ерак территорияләргә чыга, халыкка медицина тикшеренүләре үткәрә.

Земфира Халикова, i-gazeta.comЗемфира Халикова, i-gazeta.com
Фото:Земфира Халикова, i-gazeta.com

Быел акция 17 апрельдә старт алды һәм 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. “Сәламәтлек поездлары” 6 маршрут буенча эшли: Уфа, Дуван, Нефтекама, Октябрьский, Стәрлетамак һәм Белорет зонасы. Агымдагы сезонда табиблар республиканың барлык районнарындагы 315 торак пунктта булырга планлаштыра. Маршрутның күбесе инде үтелгән.


Акциягә Республика кардиология үзәгенең кардиомобиле дә җәлеп ителгән. Табиблар кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр саны югары булган районнарда халыкның сәламәтлек торышын тикшерә. Акция барышында 2000гә якын кеше консультация алган, аларның кайберләре өстәмә тикшеренүгә җибәрелгән. Шулай ук беренче тапкыр кан әйләнеше системасы авырулары ачыкланган пациентларны ашыгыч рәвештә үзәк республика хастаханәсенә юллаганнар.


Медицина хезмәткәрләре бригадасы составында табиб-кардиолог Земфира Халикова да эшли. Ул үз эше турында түбәндәгеләрне җиткерде:
– Акциядә мин 2019 елдан бирле катнашам. Республика районнарына “Сәламәтлек поездлары” табиблары бригадасы составында чыгам. Минем төп эш урыным – Республика кардиология үзәге. Кардиолог булып 38 ел эшлим – ди Земфира Халикова.
Табиб-кардиолог пациентларга консультацияләр үткәрә, таләп ителсә, аларны өстәмә тикшеренүгә һәм дәвалауга республика үзәгенә юллый. Земфира Халикова районнарда көненә 30-45 кешене кабул итә, пациентлар “тере” чират буенча кабул ителә. Ашыгыч медицина ярдәме таләп ителгән пациентлар да була. Алар Кан тамырлары үзәкләренә, Республика кардиология үзәгенә, Республика клиник дәваханәсенә госпитализацияләүгә җибәрелә.
– Безнең кардиомобиль график буенча йөри. “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе кысаларында мин инде күптапкырлар Мишкә районына бардым, шулай ук Бөре, Тәтешле, Зианчура, Благовар, Авыргазы һәм Баймак районнарында булдым, – ди Земфира Халикова.


Еш кына кешеләрнең гомерләрен дә коткарып калалар. Шулай, Тәтешле районында Земфира Халиковага йөрәк ритмы бозылган 70 яшьлек ир һәм прогрессив стенокардия белән 66 яшьлек хатын мөрәҗәгать итәләр. Аларны ашыгыч рәвештә дәваханәгә озаталар. Благовар районында тулы атриовентрикуляр блокадалы ир-егетне ачыклаганнар. Республика кардиология үзәгендә аңа йөрәк стимуляторы имплантланган. Болар – берничә мисал гына.


– Авылларда яшәүчеләр өчен, минемчә, мондый акцияләр бик мөһим. Кабул итүгә теге яки бу сәбәпләр аркасында дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгать итмәгән кешеләр килә һәм аларга мотлак, табиблар ярдәме таләп ителгән була. Пациентлар табибларга, мондый акцияләрне оештыручыларга рәхмәт белдерә, – ди табиб-кардиолог.


Земфира Халикова, i-gazeta.com
Фото:Земфира Халикова, i-gazeta.com
Автор:Денис Таваев
Читайте нас