

Хиросимада фаҗига 1945 елда була. Бу көнне 8 сәгать 15 минутта 10 мең метр биеклектән Америка самолеты шәһәргә уран заряды белән Little Boy (Малыш) атом бомбасын ташлый, аның тротил эквиваленты якынча 20 мең тонна тәшкил итә. Бомба биеклектә шартлый. Шартлау нәтиҗәсендә 80 меңгә якын кеше шунда ук үлә, 12 меңнән артык кеше хәбәрсез югала, 40 мең кеше яралана. Шартлау үзәгеннән дүрт километр радиуста күп сәгатьләр дәвамында янгыннар дәвам итә. 12 квадрат километр мәйданда корылмалар тулысынча җимерелә, 90 мең йортның 62 меңе җимерелә.
Өч көннән соң, 9 августта, шундый ук куәттәге плутоний заряды белән атом бомбасы Япониянең башка шәһәре – Нагасакига ташлана. 73 меңнән артык кеше үлә һәм хәбәрсез югала, соңрак нурланыш алудан һәм яралардан тагын 35 мең кеше вафат була.
Ике шәһәрне бомбага тоту нәтиҗәсендә 300 меңгә якын кеше зыян күрә (үтерелә, хәбәрсез югала), 200 меңгә якын кеше радиоактив нурланышка дучар була.
Хиросима күпләп юк итү коралына каршы көрәшнең мәңгелек символына әверелә. Фаҗигадән соң ун ел үткәч, 1955 елның 6 августында, шәһәрдә атом һәм водород коралын тыю өчен беренче халыкара конференция уздырыла. 1985 елда Тын океанның көньяк өлеше атомсыз зона дип игълан ителә (Раротонга килешүе).
“Дөнья табиблары тынычлык өчен” халыкара көнен үткәрү инициаторы булып “Дөнья табиблары ядро сугышын булдырмау өчен” Бөтендөнья хәрәкәтенең башкарма комитеты тора (International Physicians for the Prevention of Nuclear War, IPPNW).
Оешма 1980 елда Совет һәм Америка галим-медиклары төркеме башлангычы белән нигезләнә. “Дөнья табиблары ядро сугышын булдырмау өчен” халыкара хәрәкәтенең рәистәшләре булып академик Евгений Чазов (СССР) һәм Гарвард университеты профессоры Бернард Лаун (АКШ) тора.
Дүрт ай эчендә хәрәкәткә 35 илдән табиблар керә, алар атом сугышының медицина нәтиҗәләрен өйрәнә һәм бөтен дөньяга аның башлануы очрагында нәрсә янаячагы турында мәгълүмат бастыра.
1983 елның июнендә хәрәкәтнең өченче халыкара конгрессы “Гиппократ анты”на атом куркынычы шартларында табибларның эше турында нигезләмәләр кертергә тәкъдим итә. Шуңа бәйле рәвештә, Советлар Союзы табибы антына өстәмә кертелә: “...кешелек өчен атом коралының никадәр хәвефле булуын аңлап, тынычлык өчен, атом сугышын булдырмау өчен армый-талмый көрәшергә”.
“Дөнья табиблары ядро сугышын булдырмау өчен” хәрәкәте эшчәнлеге 1984 елда ЮНЕСКОның тынычлык өлкәсендәге мәгариф өчен премиясе, 1985 елда Нобель тынычлык премиясе белән билгеләнә.
2007 елда “Дөнья табиблары ядро сугышын булдырмау өчен” атом коралын тыю буенча халыкара кампанияне (International Campaign to abolish Nuclear Weapons, ICAN) оештыралар, аңа 2017 елда Нобель комитеты Нобель тынычлык премиясен бирә.
Хәзерге вакытта “Дөнья табиблары ядро сугышын булдырмау өчен” оешмасы дөньяның 60тан артык иленнән дистәләгән мең табибны берләштерә. Ел саен “Дөнья табиблары тынычлык өчен” Халыкара көнендә күп кенә илләрдә төрле хәйрия һәм мәгърифәтчелек акцияләре үткәрелә.
Ләйсән Якупова.