+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
6 август 2023, 02:28

Яман шеш белән авырый башлаганны күрсәтә торган дүрт билге

Онкология авыруларын өйрәнә торган Cancer Research UK бәйсез оешмасы яман шешнең иртә билгеләрен күрсәтә торган 4 симптомны атаган.

Яман шеш белән авырый башлаганны күрсәтә торган дүрт билгеЯман шеш белән авырый башлаганны күрсәтә торган дүрт билге
Яман шеш белән авырый башлаганны күрсәтә торган дүрт билге

Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Дүрт билге:

- авызда яки телдә озак төзәлми торган җәрәхәтләр яки таплар,
- бетми торган йөткерү,
- тән тиресендә озак бетми торган җәрәхәтләр,
- даими рәвештә сару кайнау (изжога).

Әлеге билгеләрнең күбесе яман шеш кебек үк җитди булмаган башка авырулар турында да аңлатуы ихтимал. Әгәр бу онкология булса, аны иртә ачыклау зур әһәмияткә ия булырга мөмкин.

Нормаль булмаган үзгәрешләр сизсәгез, озак вакыт бетми торган әйбер күрсәгез, игътибарсыз калдырмагыз. Табибка мөрәҗәгать итегез, диелә хәбәрдә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас