+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
7 август 2023, 07:14

Башкортстанга яңа пандемия яныймы?

Башкортстанда кызамык йоктыруның алтмыштан артык очрагы теркәлгән. Бу хакта табиблар нәрсә ди?

"Роспотребнадзор"ның төбәк идарәсенең эпидемиологик күзәтчелек һәм санитар саклау бүлеге начальнигы урынбасары Елена Шакирова сүзләренчә, Башкортстанда кызамык эпидемиясе үсеше көтелми. Санитар-табиб фикеренчә, республикада хәл контрольдә тотыла, ә эпидемиягә каршы барлык чаралар оператив рәвештә үткәрелә.

Ул, вакцинация инфекциядән түгел, ә авыруның авыр үтүеннән саклый, дип искәртә.

- Кызамык - бик йогышлы авыру, ул тиз тарала, - дип аңлата санитар-табиб. - Вирус һава агымы белән дә тарала ала. Авыру белән турыдан-туры контакт булмаска да мөмкин, әмма аны йоктыру куркынычы кала. Бу, мәсәлән, гомум вентиляция булган йортларда булырга мөмкин.

Шуңа күрә, күпфатирлы йортта авыручы кеше ачыклангач, йорт инфекциянең үзәге булып санала. Һәм анда иммунитеты булмаган барлык кешеләргә вакцинация үткәрелә.

Гомумән алганда, Русиядә халыкның 95 проценты вакцинацияләнгән. Башкортстанда бу күрсәткеч 98 процентка җитә.

Фото: ufa.mk.ru сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас