

Медицина учреждениесе составына, шулай ук, 6нчы балалар поликлиникасы филиалы һәм хатын-кызлар консультациясе кергән. Яңа поликлиника яңа җиһазлар - компьютер томографы, рентген-аппарат, эндоскопия һәм офтальмологик приборлар, маммограф белән җиһазландырылган. Аның проект куәте - сменага 900 кеше. Бина 3 блокны үз эченә ала - өлкәннәр, балалар поликлиникалары һәм хатын-кызлар консультациясе.
Биредә 40 меңнән артык кеше - Уфа районының 26 мең өлкәне һәм 15 мең бала табиб ярдәме ала. Дәваханәгә Уфа районыннан тагын 37 мең пациентны беркетергә планлаштыралар.
Михаил Мурашко һәм Радий Хәбиров регистратура эше белән таныштылар, шулай ук участок терапевтлары һәм тар белгечләр белән аралаштылар. Федераль министр учреждениедә пациентларны кабул итү, аларны озата бару, рецептлы даруларны, шул исәптән санлы технологияләрне кулланып, ничек алып барулары белән кызыксынды.
Поликлиника белгечләре билгеләп үткәнчә, санлаштыру авыр функцияләрдән азат булырга һәм мөһим бурычларга – диагноз куюга, пациентларны карауга, катлаулы очраклар белән эшләүгә игътибарны арттырырга мөмкинлек бирә. Ә халык сыйфатлы медицина ярдәмен тизрәк алачак.
Михаил Мурашко һәм Радий Хәбиров, шулай ук, 6нчы балалар поликлиникасы эше белән дә таныштылар. Министр табиблар белән балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә күчмә кабул итүләр алып барулар турында фикер алышты.
- Балалар һәм яшьләр өчен сәламәт яшәү рәвеше культурасын арттыруга һәм авыруларны профилактикалауга басым ясау мөһим. Мөһим юнәлешләрнең берсе - вакциналаштыру. Балалар белән генә түгел, аларның әти-әниләре белән дә аңлату эшләре алып барырга, алар белән физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүнең файдасы турында сөйләшергә кирәк. Профилактиканы, балалар мөмкин кадәр соңрак табибларга мөрәҗәгать итсеннәр өчен, кечкенәдән алып барырга кирәк, - диде Михаил Мурашко.
Башкортстан Башлыгы якын киләчәктә Уфа медицина оешмаларының масштаблы яңарту узачагын сөйләде.
- Бүген Затонда, югары технологияле җиһазлар кулланып, Уфаның иң заманча поликлиникасы эшли. Тиздән без беренчел звенодагы башка медицина учреждениеләрен дә яңарта башлаячакбыз. Аларның күбесенә күптән капиталь ремонт кирәк, – дип хәбәр итте Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru