+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
8 август 2023, 12:56

"Сәламәтлек поезды" халыкка хезмәт күрсәтә

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында "Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясенең беренче нәтиҗәләре хакында сөйләделәр.

"Сәламәтлек поезды" халыкка хезмәт күрсәтә"Сәламәтлек поезды" халыкка хезмәт күрсәтә
"Сәламәтлек поезды" халыкка хезмәт күрсәтә

17 апрельдән 2 августка кадәр, акция тәмамлануга 1,5 ай калганда, пациентларны кабул итү планы 146 процентка үтәлгән, бу — якынча 250 торак пунктта яшәүче 122 мең кеше. Уфа маршруты 41 торак пунктны, Дуванныкы — 42, Нефтекаманыкы — 55, Октябрьскийныкы — 41, Стәрлетамакныкы — 39, Белоретның маршруты 40 торак пунктны үз эченә алган.

Табиблар бригадалары 31 мең тикшеренү үткәргән, шул исәптән 19,4 мең флюорография, 12 мең маммография. 18 меңнән артык авыру ачыкланган. Яман шешләр буенча - 209 кеше, шикәр диабеты — 765 кеше, туберкулез — 12 кеше һәм иң күпсанлы төркем — 2,23 мең кеше - йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча өстәмә тикшеренүгә җибәрелгән.

Кардиологлар Уфага 180 кеше, медицина технологияләре ярдәмендә тикшеренүгә 109 кешене юллаган. Ә 3 пациентка ашыгыч госпитализация кирәк булган.

— Акция 2019 елдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән уздырыла. Вазыйфага тәгаенләнгәч, ул ерактагы торак пунктларда медицина ярдәме белән проблемаларга игътибар итте һәм Уфа медикларының күчмә медицина бригадалары ярдәмендә мәсьәләне хәл итәргә тәкъдим ясады. Бу акциянең мөһимлеге турында сөйләп тә торасы юк. Халык табибларга мохтаҗ. Республикада ФАПлар белән мәсьәлә актив хәл ителә, әмма алар булмаган урыннар бар әле. Тар белгечкә эләгү шәһәр халкы өчен генә түгел, ә авыллар өчен дә актуаль. Шулай ук "Сәламәтлек поезд"ларында халык диспансерлаштыруның беренче этабын үтә ала, — диде Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина профилактикасы буенча штаттан тыш баш белгече Сара Әхтәмова.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас