+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
8 август 2023, 12:58

Ташламалы дарулар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә

Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган киңәшмәдә ташламалы дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Ташламалы дарулар белән тәэмин итүгә зур игътибар биреләТашламалы дарулар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә
Ташламалы дарулар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә

Чыгымнарны финанс белән тәэмин итү федераль һәм төбәк бюджетлары хисабына башкарыла.

- Бу елның беренче яртысында республика даруханәләрендә 1 миллион 20 меңнән артык ташламалы рецептка хезмәт күрсәтелде. Быел дару препаратлары һәм медицина продуктлары алучы бер ташламалы кешегә айлык финанс чыгымнары нормативы арттырылды. Ул 1,1 мең сумнан артык күләмдә билгеләнгән. Бу максатларга Сәламәтлек саклау министрлыгына каралган бюджетның гомум күләме 6 миллиард сумга җитте, – дип билгеләп үтте Премьер-министр Андрей Назаров.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин беренче яртыеллыкта ташламалы дарулар белән тәэмин итү нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Федераль бюджет чаралары хисабына "югары чыгымлы" авырулар, туберкулез, ВИЧ-инфекцияле пациентлар өчен дару препаратлары сатып алына. Бүген Башкортстанда 60 меңнән артык шундый пациент яши. Өч айлык дәвалау курсының бәясе 500 мең сумнан 2 миллион сумга кадәр җитә.

Төбәк бюджеты акчалары хисабына 620 пациент дару препаратлары һәм махсус дәвалау продуктлары белән тәэмин ителә. Соңгы 3 елда төбәк бюджетыннан әлеге пациентларны тәэмин итүне финанслау күләме 300 миллион сумнан 548 миллион сумга кадәр арткан.

Бу елның беренче яртысында республикада 1,8 миллиард сумнан артык күләмдә дару препаратлары белән тәэмин ителгән 447 132 авыру кеше бар. Агымдагы елда бу максатларга шулай ук 100 миллион сум акча бүленгән.

Андрей Назаров төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгына гражданнарны дару препаратлары, медицина җиһазлары һәм дәвалау туклануы белән вакытында тәэмин итүне йөкләде.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас