+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
8 август 2023, 15:20

Уфа хосписы тулы куәтенә эшли!

Бүген Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа хосписында да булдылар.

Уфа хосписы тулы куәтенә эшли!Уфа хосписы тулы куәтенә эшли!
Уфа хосписы тулы куәтенә эшли!

Исегезгә төшерәбез, хоспис эшен бу елның июнь ахырында башлады. Аны Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров ачтылар.

Михаил Мурашко һәм Радий Хәбиров яңа объект биналарын карадылар, медицина хезмәткәрләре һәм пациентлар белән аралаштылар.

Уфа хосписының баш табибы Оксана Кузовкина сөйләгәнчә, агымдагы елның июлендә Уфа хосписы пациентларны кабул итә башлаган. Ә август башына учреждение тулы куәтенә диярлек эшли башлаган. Барлык бүлмәләр заманча җиһазлар белән, шул исәптән аз мобильле кешеләр өчен җиһазландырылган. Монда шулай ук бассейн, процедура кабинетлары, даруханә, ял бүлмәләре, балалар өчен уен зонасы һәм гыйбадәт бүлмәләре бар.

Хоспис базасында шулай ук паллиатив ярдәм өлкәсендә Башкорт дәүләт медицина университеты һәм медколледж студентларын әзерләү өчен уку комплексы булдырганнар.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас