+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
9 август 2023, 10:08

Радий Хәбиров реабилитация үзәгендә булды

Бүген Стәрлебаш авылында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен реабилитация үзәгенең урындагы филиалы эше белән танышты.

Радий Хәбиров реабилитация үзәгендә булдыРадий Хәбиров реабилитация үзәгендә булды
Радий Хәбиров реабилитация үзәгендә булды

27 урынга исәпләнгән учреждение республиканың 9 районы халкына тернәкләндерү, абилитацияләү буенча хезмәтләр күрсәтә, шулай ук дәвалау физкультурасы, физиотерапия дәвалау программаларын гамәлгә ашыра. Монда шулай ук психолог, логопед, дефектолог белән дәресләр уза. Үзәккә барлыгы 263 бала йөри.

Элек учреждение иске бинада урнашкан булган. 2019 елның октябрендә Стәрлебаш районына эш сәфәре нәтиҗәләре буенча Радий Хәбиров элекке поликлиниканы капиталь ремонтлауны һәм реабилитация үзәге итеп үзгәртүне йөкләгән иде. Яңартылган бина 2021 елда модернизациядән соң ачылды. Аны заманча медицина корылмалары белән җиһазландырдылар.

Төбәк җитәкчесе пациентлар белән аралашты, шулай ук торак бүлмәләрен, дәвалау кабинетларын, кабул итү бүлеген карады һәм учреждениене алга таба үстерү буенча планнар турында фикер алышты. Филиал директоры Рамил Ардуванов хәбәр иткәнчә, бу елның 7 ноябренә кадәр үзәк территориясе республика бюджеты акчалары хисабына төзекләндереләчәк.

- Белгечләр әйтүенчә, бу - ниндидер мәгънәдә эталон үзәк, зур булмаган акчага ничек ремонт ясарга кирәклекнең мисалы. Объектны яңартуга бик сак килдек. Якын-тирәдәге территорияне төзекләндерүне төгәлләргә, аны тәртипкә китерергә кирәк. Без авылларыбызның тышкы кыяфәтенә һәрвакыт зур игътибар бирәбез. Беренче чиратта, алар халык өчен чиста һәм уңайлы булырга тиеш, - диде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас