Башкортстан ветеринария буенча дәүләт комитеты Владимир шәһәреннән «ВНИИЗЖ» оешмасы белгечләренең тикшерү нәтиҗәсен алды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Билгеләнгән диагноз нәтиҗәләре буенча "Башкортстан кошчылык фабрикасы" авыруның үзәге дип танылды, ә 5 чакрым радиустагы торак пунктлар куркыныч зонасына кертелде.
Бүген Гадәттән тыш хәлләр ведомствоара комиссиясенең ашыгыч утырышы узды, анда вирус таралуын бетерү һәм аның алга таба йоктырылуын булдырмау буенча чаралар эшләнде. Фабрикадагы барлык авыру кошлар юк ителәчәк, ә куркыныч зонадагы барлык кошларга прививка ясалачак.
"Дәүләт хезмәтенең вакциналары җитәрлек һәм вакцинациягә кереште инде. Куркыныч зонадагы торак пунктларда яшәүчеләргә хәлне аңлап карау һәм кошны вакцинацияләү үтенече җиткерелде. Хәзерге вакытта авыруның килеп чыгу сәбәбен ачыклау өчен эпизоотологик тикшеренү үткәрелә. Ветеринария хезмәтендә әлеге авыруны бетерү тәҗрибәсе бар һәм аны туктату өчен кирәкле техника һәм җиһазлар җитәрлек. Максималь кыска вакыт эчендә ул бетереләчәк", - дип хәбәр иттеләр Ветеринария буенча дәүләт комитетында.
Урындагы халыкка йорт кошларын изоляцияләргә, аларны сулыкларга кертмәскә, азык һәм кошны билгесез җитештерүчеләрдән сатып алмаска киңәш ителә. Әгәр кошларда шикле симптомнар табылса, шунда ук ветеринария хезмәтенә "кайнар линия" телефоны аша хәбәр итәргә кирәк: 8 800 775 58 28.
Хәзерге вакытта Русия Федерациясендә эпизоотик хәл яхшы түгел. Көн саен аеруча куркыныч авыруларның яңа таралуы теркәлә, шул исәптән кош гриппы.
Фото: "Башинформ" агентлыгы