+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 август 2023, 09:49

Безнең табибларның 14нче сменасы Луганскида эшли

Луганск Халык Республикасында Башкортстаннан медицина бригадаларының 14нче сменасы эшли. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

Безнең табибларның 14нче сменасы Луганскида эшлиБезнең табибларның 14нче сменасы Луганскида эшли
Безнең табибларның 14нче сменасы Луганскида эшли

Бригада составында отоларингологлар, кардиологлар, офтальмологлар, травматологлар һәм башка белгечләр бар. Смена җитәкчесе - Сипайлово бистәсендәге 5нче балалар поликликасы табибы Нуршат Гыйбазов.

"Диагностика һәм дәвалау ихтыяҗларын мөмкин кадәр ябу өчен бригадаларны тупларга тырышабыз. Бу юлы Республика стоматология поликлиникасы табиблары күчмә модульләрдә ЛХР халкына медицина ярдәме күрсәтә. Анда төбәк батальоны хәрбиләрен һәм иреклеләрен дә, гади халыкны да дәвалыйлар. Моннан тыш, бригадага психологларны да керткәннәр. Алар кешеләргә хис-кичерешләрен, югалтуларны җиңәргә һәм яңа чынбарлыкта яшәргә өйрәнергә ярдәм итә. Психологик ярдәм бик мөһим," - дип яза Максим Забелин.

Табибларның әлеге сменасы планлаштырылганнан бераз озаграк эшләячәк. 15нче бригада сентябрьдә киләчәк. Табибларыбызны туган Башкортстанда көтеп калабыз.

Фото: Максим Забелинның социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән, vk.com/zabelinm

Автор:Денис Таваев
Читайте нас