

16 августка булган мәгълүматка ярашлы, төбәк дәваханәләренә талпан кадалу сәбәпле 9 115 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 3 234е - балалар.
Фаҗигале очрак август башында булды. Талпан кадалганнан соң башланган ялкынсынулар аркасында 17 яшьлек хоккейчы, Русия чемпионы Евгений Хвалько үлде.
Талпан энцефалитының иң таралган төбәкләре - Себер, Идел буе, Төньяк-Көнбатыш һәм Үзәк федераль округларының кайбер төбәкләре.
Фото: Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте