+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
21 август 2023, 05:05

Беренче нәтиҗәләр нинди?

17 апрельдән алып күчмә бригадалар тарафыннан 122 мең кеше кабул ителгән.Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясенең беренче нәтиҗәләрен җиткерделәр.

Беренче нәтиҗәләр нинди?Беренче нәтиҗәләр нинди?
Беренче нәтиҗәләр нинди?

17 апрельдән 2 августка кадәр чорда, ягъни акция тәмамлануга 1,5 ай калганда, пациентларны кабул итү планы 146 процентка үтәлгән, якынча алганда 250 торак пунктта яшәүче 122 мең кеше кабул ителгән. Уфа маршруты 41 торак пунктны, Дуванныкы – 42, Нефтекаманыкы – 55, Октябрьскийныкы – 41, Стәрлетамакныкы – 39, Белорет маршруты 40 торак пунктны үз эченә алган.

Табиблар бригадалары 31 мең тикшеренү үткәргән, шул исәптән 19,4 мең тикшеренү – флюорография, 12 меңе маммография аппаратларында. 18 меңнән артык авыру ачыкланган. Яман шешләр буенча – 209 кеше, шикәр диабеты белән – 765 кеше, туберкулезга шик белдерелеп – 12 кеше һәм 2,23 мең кеше йөрәк-кан тамырлары авырулары буенча өстәмә тикшеренүгә җибәрелгән.

Кардиологлар Уфага 180 кешене, заманча медицина аппаратларында тикшеренүгә 109 кешене юллаган. Ә 3 пациентка ашыгыч госпитализация кирәк булган.
– Акция 2019 елдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән уздырыла. Ул ерактагы торак пунктларда медицина ярдәме күрсәтү проблемасына игътибарны юнәлтте һәм аны күчмә медицина бригадалары ярдәмендә хәл итәргә тәкъдим итте. Бу акциянең мөһимлеге турында сөйләп тә торасы юк. Халык табиблар күзәтүенә мохтаҗ. Республикада ФАПларга бәйле мәсьәлә актив хәл ителә, әмма алар булмаган урыннар да бар әле. Тар белгечкә эләгү шәһәр халкы өчен генә түгел, ә авылда яшәүчеләр өчен дә актуаль. Шулай ук “Сәламәтлек поезд”ларында халык диспансерлаштыруның беренче этабын үтә ала, – диде Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина профилактикасы буенча штаттан тыш баш белгече Сара Әхтәмова.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас