+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
21 август 2023, 05:06

Пациентка ашыгыч ярдәм күрсәтелде

Мобиль тикшеренүләр хәвеф белән янаган авыруларны да ачыклый.“Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе барышында табиблар Тәтешле районындагы өлкән яшьтәге пациентны ашыгыч рәвештә дәваханәгә салу турында карар кабул иткәннәр.

Пациентка ашыгыч ярдәм күрсәтелдеПациентка ашыгыч ярдәм күрсәтелде
Пациентка ашыгыч ярдәм күрсәтелде

18 июльдә “Сәламәтлек поездлары” Тәтешле районының Югары Кодаш авылында эшләде. Консультациягә кешеләр күп килде, алар арасында 77 яшьлек Мөнирә Сәгыйть кызы да бар иде.

– Бу көннәрдә йөрәгем борчый, тыным кысыла иде. “Гипертония” диагнозын күптән куйдылар. Әмма район дәваханәсендәге кардиологка һаман да күренеп булмады. Кабул итүгә бары тик урындагы терапевтка гына йөрдем, дәвалауны ул билгеләде, – ди Мөнирә Сәгыйть кызы.
Табиблар пациентның барлык анализларын ала, ЭКГ төшерә, аны кардиолог кабул итә. Тикшерү нәтиҗәләрен җентекләп караганнан соң, табиб хезмәттәшләре белән бергә пенсионерны шунда ук дәваханәгә салырга карар кыла. Шулай итеп, Мөнирә Сәгыйть кызын “ашыгыч ярдәм” машинасында Нефтекама шәһәр дәваханәсенә юллыйлар.

– Тугыз көнгә салдылар, заманча аппаратларда җентекләп тикшерделәр. Диагнозын әйтә алмыйм: авырулар “бәйләме”. Дәвалау курсы уздым: уколлар да, системалар да куйдылар. Курстан соң хәлем күпкә җиңеләйде. “Сәламәтлек поездлары”нда эшләүче табибларга һәм Нефтекама дәваханәсе табибларына зур рәхмәт! Барлык авыл халкына күчмә медицина бригадалары килгәч, барырга һәм сәламәтлеген тикшертергә киңәш итәм. Юкса, безнең беркайчан да поликлиникага барырга вакыт җитми, ә монда – шундый яхшы мөмкинлек! Һәм алдан языласы да түгел, – диде зур канәгатьлек белән Мөнирә Сәгыйть кызы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас