+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
22 август 2023, 09:55

Дарулар да маркировкаланырга тиеш!

Башкортстан Хөкүмәтендә узган утырышта «Намуслы билге» мәгълүмати системасында медицина һәм фармацевтика оешмаларының эше турында фикер алыштылар. Аның төп бурычы — кулланучыларга сатып алынган продукциянең чынлыгын һәм игълан ителгән сыйфатын гарантияләү.  

Дарулар да маркировкаланырга тиеш!Дарулар да маркировкаланырга тиеш!
Дарулар да маркировкаланырга тиеш!

- 2020 елның 1 июленнән Русия Федерациясе территориясендә дару препаратларын маркировкалау мәҗбүри. Республикада даруларны маркировкалау системасында актив катнашучылар реестрында 1588 оешма теркәлгән. Киләсе елга бердәм дәүләт маркировкалау системасы сөт продукциясеннән һәм дарулардан алып, кием һәм балалар туклануына кадәр сәнәгатьнең барлык тармакларын үз эченә алачак. Хәзерге вакытта республиканың даруханә оешмаларында һәм медицина учреждениеләрендә 23,5 миллионнан артык дару препаратлары бар, – дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Гөлнара Зиннурова аңлатканча, "Намуслы билге" кушымтасы аша теләсә кайсы граждан товарның оригинальлеген тикшерә ала, шулай ук әлеге кушымта аша табылган контрафакт продукция турында хәбәр итәргә мөмкин. Бозуның төренә карап, мәгълүмат тиешле контроль-күзәтчелек органнарына тапшырылачак.

Барлык милек формасындагы медицина оешмалары өчен дару препаратларының хәрәкәтен мониторинглауның мәгълүмати системасында эшләү мәҗбүри булып тора. Һәр пакетка глобаль идентификация һәм индивидуаль серия номерлары бирелә. Бергә алар даруның икенчел яисә беренчел пакетларын идентификацияләүнең уникаль кодын тәшкил итә, аның бөтен хәрәкәтен күзәтеп була. Шулай ук дару препаратларының һәм вакциналарның хәрәкәте һәм калдыклары турында мәгълүмат алырга мөмкин, шул исәптән яраклылык вакыты, финанслау чыганаклары һәм дефектура хәвефләрен күрергә мөмкин.

Андрей Назаров Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына мәгълүмат системасына маркировкаланган, ләкин файдалану срогы чыккан дару препаратларын кертүне булдырмау буенча тулы чаралар күрергә кушты.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас