+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
30 август 2023, 14:34

Белоретта министрлык коллегиясенең күчмә утырышы узды

Чарада беренче яртыеллыкка йомгак ясалды. Аның барышында сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин бу өлкәдәге төп бурычларны билгеләде.

Белоретта министрлык коллегиясенең күчмә утырышы уздыБелоретта министрлык коллегиясенең күчмә утырышы узды
Белоретта министрлык коллегиясенең күчмә утырышы узды

Чара бүләкләү тантанасыннан башланды. Югары һөнәри осталыклары, намуслы хезмәтләре һәм төбәкнең сәламәтлек саклау тармагы үсешенә керткән өлешләре өчен медицина хезмәткәрләре «Башкортстан Республикасының мактаулы остазы» билгесенә, «Башкортстанда сәламәтлек саклау алдындагы казанышлары өчен» медаленә, «Башкортстанның сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк тамгасына, шулай ук Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек булды.

- Бүген без агымдагы елның 6 аендагы эшкә йомгак ясыйбыз. Республика сәламәтлек саклау тармагын үстерүнең төп юнәлеше - кешеләрнең сәламәтлек дәрәҗәсен һәм халыкның медицина ярдәменнән канәгатьлеген арттыру максатында медицина профилактикасы белән беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү. Бу елда демография өлкәсендә безнең төп бурычыбыз - гомер озынлыгының үсеш темпларын тәэмин итү. Моның өчен без халык үлемен киметүгә ирешергә тиеш. Шушы максатта дәвалау һәм профилактика чаралары, шул исәптән медикларның актив күчмә эше гамәлгә ашырыла, - дип билгеләп үтте Айрат Рәхмәтуллин.

Фото: health.bashkortostan.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас