+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
1 сентябрь 2023, 09:32

Башкортстанда гриппка каршы вакцинация башлана

Прививка кампаниясе 1,8 миллион кешене колачларга тиеш. Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте белдерә. Халыкны иммунлаштыру өчен ведомство 2 препарат тәкъдим итә: өлкәннәр һәм балалар өчен «Ультрикс квадри» һәм «Совигрипп» (каршы күрсәтмәләр бар, белгеч белән киңәшләшергә кирәк).

© Мосфильм "Кавказская пленница, или Новые приключения Шурика"© Мосфильм "Кавказская пленница, или Новые приключения Шурика"
"Кавказская пленница, или Новые приключения Шурика"Фото:© Мосфильм

Табиблар әйтүенчә, вакцинацияне мәҗбүри рәвештә алты айдан алты яшькә кадәрге балаларга, йөклеләргә, мәктәп укучыларына һәм студентларга, эшкә яраклы яшьтәге һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләргә, хәрби хезмәткә чакырылучыларга, хроник авырулы кешеләргә үтәргә кирәк. Прививка ясау өчен иң яхшы вакыт - көз башы.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров та гриппка каршы прививка ясатты. Бу хакта ул үзенең телеграмм-каналында хәбәр итте. Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, көзге салкыннар, ә алар белән бергә эпидемиологик сезон да башлана.

"Кем иртәсен гриппка каршы прививкадан башлый - ул акыллы эш итә. Бу бит шаяру түгел. Безнең республикага салкыннар килде, ә алар белән бергә грипп сезоны да. Монда иң яхшы ысул — профилактика һәм прививка. Бүген Уфа поликлиникаларының берсендә прививка ясаттым. Мин үземне яхшы хис итәм. Авырырга вакыт юк, алда күп эшләр бар", - дип язган Андрей Назаров.

t.me/agnazarov Андрей Назаровның телеграмм-каналыннанt.me/agnazarov Андрей Назаровның телеграмм-каналыннан
Андрей Назаровның телеграмм-каналыннанФото:t.me/agnazarov

Премьер-министр Башкортстанга өлкәннәр һәм балалар өчен гриппка каршы вакциналарның беренче партиясе (715 меңнән артык доза) кайтарылуы хакында өстәде.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас