Башкортстан Республикасында авылда эшләүче медицина хезмәткәрләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән яңа инициатива эшли башлады. Бу яңалыкны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль медиа аккаунтлары аша хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, 2021 елдан республикада эшли башлаган яшь белгечләр һәм табиблар 3 млн сум күләмендә финанс ярдәменә өмет итә ала.
Республика җитәкчесе әлеге түләүне исәпләү шартларын атады. Аны 25 000 пациентны хезмәтләндерүче медицина учреждениеләре хезмәткәрләре алачак, ә бу - 24 үзәк район дәваханәсе.
Программа терапевтларга һәм педиатрларга, шул исәптән участок табибларына һәм гомум практика белгечләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән.
"Бу программа бик актуаль, чөнки авыл җирендә медицина белгечләре дефициты бик кискен проблема булып кала. Моннан тыш, ул безнең башка ике инициативаны — „Авыл табибы“ һәм „Авыл фельдшеры“н яхшы тулыландыра", — дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Фото: "Башинформ" агентлыгы