+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
15 сентябрь 2023, 15:28

Берьюлы - алты машина!

6 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле хезмәт күрсәтә башлады.

Берьюлы - алты машина!Берьюлы - алты машина!
Берьюлы - алты машина!

Бөтендөнья иминлек көне алдыннан республика сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин В класслы 6 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле ачкычларын тапшырды.

- Башкортстан Башлыгы йөкләве буенча без ашыгыч медицина ярдәме хезмәтен системалы модернизацияләү этабына керештек. Медицина хезмәте күрсәтүнең хәвефсезлегенә һәм сыйфатына комплекслы юнәлтелгән чаралар планлаштырылган. Бүген B класслы 6 яңа автомобиль эшкә кереште һәм алар хезмәт күрсәтергә әзер. Барлык машиналар стандартлар нигезендә җиһазландырылган. Аларда фельдшер һәм табиб өчен дә, шулай ук пациентларны медицина оешмасына илтү һәм эвакуацияләү өчен дә кирәкле бөтен нәрсә бар, - дип билгеләде Айрат Рәхмәтуллин.

Машиналар ашыгыч ярдәм хезмәтен модернизацияләү проекты кысаларында тапшырылган. Моннан тыш, Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы Бөре, Күмертау, Октябрьский һәм Дәүләкән ашыгыч медицина ярдәме подстанцияләре биналарын капиталь ремонтлауга акча җибәргән.

Фото: health.bashkortostan.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас