+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
16 сентябрь 2023, 14:51

Михаил Мурашко эш сәфәре белән Уфада

Бүген, 16 сентябрьдә, Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко республиканың иң борынгы мәгариф учреждениеләренең берсе - Уфа медицина колледжында булды.

Михаил Мурашко эш сәфәре белән УфадаМихаил Мурашко эш сәфәре белән Уфада
Михаил Мурашко эш сәфәре белән Уфада

Колледж тарихы якынча 115 ел исәпләнә. 1908 елда Уфада акушерлык-фельдшерлык мәктәпләре ачыла, ул Башкортстан территориясендә һөнәри медицина белеменә башлангыч бирә.

Уфа медицина колледжы директоры Илдар Гыйләҗев аңлатуынча, бүгенге көндә 7 мең кеше база һәм тирәнтен әзерлек белгечлекләре буенча белем ала: дәвалау, акушерлык, шәфкать туташы, медицина-профилактика эше, лаборатор диагностика, фармация, медицина массажы.

“Безнең колледж - Русиянең сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләре арасында белгечләр әзерләүче аз санлы медицина мәгариф учреждениеләренең берсе. Аерым алганда, без күрү һәм ишетү сәләте чикләнгән балаларны укырга алабыз. Алар массаж буенча шәфкать туташлары һәм лаборатория диагностикасы буенча белгечләр булалар. 2015 елда "Уңайлы мохит" дәүләт программасы буенча укуын сизелерлек җиңеләйтергә мөмкинлек бирә торган җиһазларның уникаль комплекты сатып алынган. Без шулай ук безнең медицина учреждениеләре, республика районнары белән тыгыз элемтәдә эшлибез, алар белән максатчан укуга килешүләр төзибез һәм конкрет медицина оешмасына эшкә урнашуны планлаштырабыз. Укуны тәмамлаганнан соң, безнең студентлар я үз районнарына эшкә кайталар, яки уку процессы вакытында аларга өстәмә стипендия дә түләнә торган дәваханәләргә максатлы эшләргә баралар. Бездә 153 укытучы эшли, шул исәптән фән кандидатлары, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган укытучылары һәм табиблары”, - дип билгеләп үтте колледж директоры.

Михаил Мурашко Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин һәм республика сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин белән бергә хирургия профиле, физиологик акушерлык, сәламәт кеше һәм аның даирәсе пациентларын дәвалау кабинетларында булды һәм студентлар белән аралашты.

Михаил Мурашко уку процессы, студентларның медицина учреждениеләрендә практика узуы, аларны алга таба эшкә урнаштыру белән кызыксынды.

"Безгә булачак һөнәребез ошый, күпләребез укуын тәмамлаганнан соң кая барачагын билгеләде инде. Шулай ук без үзебезнең медицина университетында укуыбызны дәвам итәргә һәм табиб булу өчен югары белем алырга телибез", - диде колледж студентлары.

Русия сәламәтлек саклау министры шулай ук физиологик акушерлык симуляция классында булды. Монда бала тудыру залында эш шартлары тудырылган, бала тапканда һәм критик хәлләр барлыкка килгәндә акушеркаларның үз-үзен тоту модельләре эшләнә. Михаил Мурашко кабинетларны медицина учреждениеләрендә урнаштырылган шундый ук җиһаз белән тәэмин итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Студентлар шунда ук үзләренең булачак пациентлары белән эшләү күнекмәләрен дә ала. Укыту датчиклар белән җиһазландырылган фантомнарда алып барылган симуляцион сыйныфлар аларга манипуляцияләр башкаруның дөреслеген теркәргә мөмкинлек бирә. Шунысы сөендерә, колледжда электрон тренажерлар белән җиһазландырылган клиникага кмләр практика үзәге бар, IT-технологияләр кертелгән, үзенең электрон китапханәсе булдырылган", - дип ассызыклады Русия сәламәтлек саклау министры.

Фото: bashinform.ru

Михаил Мурашко эш сәфәре белән Уфада
Михаил Мурашко эш сәфәре белән Уфада
Михаил Мурашко эш сәфәре белән Уфада
Михаил Мурашко эш сәфәре белән Уфада
Михаил Мурашко эш сәфәре белән Уфада
Михаил Мурашко эш сәфәре белән Уфада
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас