+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
16 сентябрь 2023, 15:09

Соңгы елларда медицина җиһазлары киң колач белән яңартыла

"Авыл табибы" һәм "Авыл фельдшеры" дәүләт программалары, медицина колледжларын һәм югары уку йортларын тәмамлаучыларга ярдәм итү буенча өстәмә социаль түләүләр бүген үз нәтиҗәләрен бирә. Алар студентлар өчен өстәмә финанс мотивация дә тудыра. Бу хакта Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, Уфа медицина колледжында булганнан соң, "Башинформ" агентлыгы хәбәрчесе соравына җавап биреп әйтте.

Соңгы елларда медицина җиһазлары киң колач белән яңартылаСоңгы елларда медицина җиһазлары киң колач белән яңартыла
Соңгы елларда медицина җиһазлары киң колач белән яңартыла

“Соңгы елларда илдә 4 меңнән артык заманча ФАП ачтык. Анда дару препаратлары җибәрү мөмкинлекләре барлыкка килде, санлаштыру бара, телемедицина консультацияләре кертелә. Яшьләр өчен болар барысы да бик мөһим. Без ФАПлар өчен автотранспорт сатып алабыз, алар үзләре идарә итә ала торган фельдшерларга бирелә. Бу мобильлек, берничә торак пунктка хезмәт күрсәтү мөмкинлеге тудыра - бу инде яңа чынбарлык. Шуңа күрә, фельдшер авыл ФАПында эшкә контракт төзегәндә, аның кулында автомобиль белән идарә итә алсын һәм эш процессына тулысынча кушылсын өчен машина йөртү таныклыгы булуы яхшы булыр иде. Студентларның илдә дәүләт медицина учреждениеләре өчен бердәм булган яңа мәгълүмати системаларны да өйрәнүе мөһим”, - дип билгеләп үтте Михаил Мурашко.

Михаил Мурашко фикеренчә, бүген аралашу вакытында медицина колледжы студентларының берсе дә үз һөнәрен сайлауның дөреслегендә шикләнмәде. "Бу искиткеч. Медицина югары уку йортларына һәм колледжларына бик конкурсның бик югары булуы сөендерә. Уфада миңа колледжга кергәндә уртача балл 4, 5 диделәр. Һәм без абитуриентларга карата таләпләр нинди югары булуын күрәбез", - диде Русия сәламәтлек саклау министры.

Фото: bashinform.ru

Соңгы елларда медицина җиһазлары киң колач белән яңартыла
Соңгы елларда медицина җиһазлары киң колач белән яңартыла
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас