+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
20 сентябрь 2023, 03:25

Кан төркемең нинди?

Галимнәр кайсы кан төркемен "коточкыч сынау" дип атый? Яңа тикшеренүләр нәтиҗәсе билгеле булды.

Кан төркемең нинди?Кан төркемең нинди?
Кан төркемең нинди?
Галимнәр күп еллар буе кешенең халәтен, сәламәтлеген аның кан төркеме белән бәйләп аңлатырга тырыша. Америка галимнәре дә бу җәһәттән берничә тикшеренү үткәргән. Нәтиҗәдә алар нинди кан төркеменең кеше сәламәтлегенә, кәефенә тискәре йогынты ясавын ачыклаган. Бу хакта "krasnodarmedia-su" порталы яза.

Тиешле мәгълүматлар җыеп, аларны анализлаганнан соң галимнәр дүртенче кан төркеменә ия булучыларның авыруларга ешрак бирешүчәнлеген раслаган. Бу кан төркемен “коточкыч сынау” дип бәяләүчеләр дә бар.

Белгечләр ассызыклавынча, әлеге кан төркеменә ия булган хатын-кызлар яман шешләрдән һәм преэклампсия авыруыннан (кинәт кан басымы һәм кандагы аксым микъдары күтәрелү) ешрак интегә. Ә инде дүртенче кан төркеменә ия булган ир-атлар балачактан ук чирләшкә була. Иммунитетларын ныгытмаган очракта, үсеп җиткәч тә еш авырыйлар.
 
фото: www. 9111.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас