Мәскәүдә «Сокольники» музей-мәгърифәтчелек үзәге павильонында эшләгән вакытлыча ковид-госпиталь яңадан үз эшен башлый.
SHOT телеграмм-каналы хәбәр иткәнчә, госпитальнең медицина хезмәткәрләрен эшкә чыгарганнар, ә медицина учреждениесендә хезмәткәрләрнең бүген беренче эш көне булуын раслаганнар.
Мәдәни-күргәзмә үзәге территориясендә вакытлыча ковид-госпиталь 2020 елның октябрендә ачылган. Пандемия кимегәч, аны консервацияләгәннәр.
SHOT чыганаклары буенча, табибларга пациентларны кабул итү өчен җиһазлар һәм даруларны тулысынча әзерләргә кушканнар. Бу Мәскәүдә коронавирус белән авыручылар санының артуы белән бәйле.
16 сентябрьдә Хөкүмәт йортында битлек режимы кертелгән. Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдергәнчә, Кремльдә әлегә алай ук эшләргә планлаштырмыйлар, әмма хәлнең үсешен күзәтәләр. Шулай ук битлек режимын Дәүләт думасында да кертергә җыенмыйлар.
Фото: Дмитрий Гришкин "Пресс-служба мэра и правительства Москвы"