+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
25 сентябрь 2023, 03:40

Болар - яман шеш билгеләре

Организмда шушындый үзгәрешләр күзәтелгәндә кичекмәстән табибка күренергә кирәк.

Болар - яман шеш билгеләреБолар - яман шеш билгеләре
Болар - яман шеш билгеләре
Аяклар еш шешенсә, сидек капчыгын тикшертергә кирәк. Никадәр алданрак булса, шуның кадәр яхшырак. Яман шешнең инде азганлыгын күрсәтергә мөмкин бу. “РИА Новости” хәбәрчесенә табиб-уролог Джереми Оутс шул хакта сөйләп үткән. Бу хакта "Ватаным Татарстан" яза.

“Бәвелдә кан булу, бәвел бүленеп чыкканда авырту-әчетү, еш сидертү кебек билгеләргә игътибарлы булырга кирәк. Шулай ук бил, эч авырту да сагайтырга тиеш. Боларның барысы да сидек капчыгында яман шеш билгеләре булырга мөмкин”, – дип аңлаткан табиб.

Аның әйтүенчә, шушы билгеләргә тап булган очракта тиз генә терапевтка күренү шарт. Ул диагноз кую мөмкинлеге бирердәй тикшеренүгә җибәрәчәк.

Фото: muzoktcrb.ru  
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас