Бөтендөнья йөрәк көне һәм сәламәт йөрәк атналыгы, шулай ук Бөтенрусия җәяү йөрү көне чикләрендә Кырмыскалы үзәк дәваханәсе тарафыннан район хакимияте ярдәме белән оештырылган акциядә катнашучылар бу көнне “Ак күл” ял һәм мәдәният паркына җыелды.
Иртә таңнан биредә җанлылык хакимлек итте. “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “Сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звеносын моңернизацияләү” программасы чикләрендә быел гына алынган мобиль фельдшер-акушерлык пунктында теләге булган һәр кеше диспансерлаштыру үтте, анализлар тапшырды, сәламәтлеген тикшертте һәм грипптан прививка ясатты.
Әлфия апа Халиковага привика ясар алдыннан фельдшер Гүзәл Хәсәнова барлык процедураларны үткәрде. Әлфия Галимҗан кызы грипптан саклану өчен аны ел саен ясата. Чирләгән очракта да, авыруны җиңелрәк үткәрәсең, ди ул. Шуңа быел да поликлиникага барырга ниятләгән булган. Ә монда шундый мөмкинлек булуын белгәч, тәүгеләрдән булып ФАПка узды. Шулай ук биредә фельдшерлар һәрбер кешегә сәламәтлекләрен саклау буенча бик күп киңәшләр бирде.
Мобиль ФАП янында, чынлап та, халык күп җыелган иде. Мондый мөмкинлектән һәркем файдаланып калырга тырышты. Физкультура-сәламәтләндерү комплексында шөгыльләнүче “Ялкын” клубы тулы составы белән килгән иде. Әйткәндәй, көмеш яшьтәге апаларны берләштергән бу клуб әгъзаларын һәрбер спорт бәйрәмендә күрергә мөмкин. Менә бу көнне дә алар сәламәтлекләрен дә тикшертте һәм 10 мең адымны да скандинвча йөреш белән үтте.
“Ак күл” паркына җыелучыларны район үзәк дәвахансенең баш табибы Азамат Галиев сәламләде һәм чараның программасы белән таныштырды. Әйткәндәй, район үзәк дәваханәсе һәм андагы профсоюз оешмасы тарафыннан бик күп чаралар үткәрелеп тора, аларга авыл халкы да җәлеп ителә. Бүгенгесе дә нәкъ шундыйлардан булды. Өлкәннәр өчен бу бәйрәм алдыннан очрашып, аралашу өчен тагын бер сәбәп булса, балалар районыбызның билгеле спортчылары - сурдлимпия чемпионы Миңнегали Абдуллин һәм Русия һәм республика күләмендә үткәрелгән йөзү һәм йөгерү буенча бихисап марафоннарда катнашучы Филарет Вахитов белән таныша һәм якыннан аралаша алды.
Олысы-кечесе физкультура-сәламәтләндерү комплексының тренер-укытучысы Роза Юнысова белән бергә зарядка ясап алганнан соң, Ак күл тирәли берничә километр араны кемдер йөгереп, кемдер атлап, ә кайсылары скандинавча атлап үтте. Ә финишка җитү белән “Сәламәтлеккә 10 мең адым” Бөтенрусия акциясендә кушылучыларның һәммәсе катнашучы сертификатлары белән бүләкләнде.
Чарага башка авыллардан килүчеләр, гаиләләре белән кушылучылар да бар иде. Шул рәвешле кырмыскалылар тагын бер тапкыр үзләренең спорт яратуын, сәламәт тормышны сайлавын дәлилләде.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.