

Психик сәламәтлек — төрле авыруларның булмавы гына түгел, ә кешенең стресска каршы тора, нәтиҗәле эшли алган иминлек халәте дә. Ел саен 10 октябрьдә үткәрелүче Бөтендөнья психик сәламәтлек көне бу тармактагы пробелмаларны хәл итүгә, халыкка күбрәк мәгълүмат бирүгә багышлана.
Үзеңнең физик һәм психик сәламәтлек торышыңа гади юллар белән тәэсир итәргә була: зарарлы гадәтләрдән баш тарту, дөрес туклану, су балансын саклау, уңай фикерләүне үстерү. Әгәр дә психик киеренкелекне җиңеп булмый икән, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Алкоголь куллану югары үлем, авыру, җинаятьчелек, травматизм, юл-транспорт һәлакәтләре һәм көнкүрештә көч куллануның сәбәбе булып тора. Алкоголь нерв системасын какшата, ә башлангыч этапларда барлыкка килгән эйфория - үзәк нерв системасы механизмнарының көчсезләнү билгесе. Алкоголь куллануны киметү һәм сәламәт яшәү рәвешен булдыру психик сәламәтлекне кайтара ала.
Бүген һәркем көн саен стресс кичереп яши, дисәк, ялгышмабыз. Даими стресс кичерү тормыш шартларын үзгәртә, дөрес карарлар кабул итүгә комачаулый, иртәгәсе көнгә ышанычны какшата. Стресслар хроник форманы алса, психосоматик авырулар да китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә үзеңдә стресска каршы тору сәләте булдырырга, психиканың резервларын ныгытырга һәм психик тигезлекне саклап яшәргә өйрәнергә кирәк. Моңа ничек ирешергә? Белгечләр берничә киңәш бирә.
Безнең нинди ризык белән туклануыбыз физик халәткә дә, психик сәламәтлеккә дә йогынты ясый. Кайбер продуктларны артык куллану (тоз, шикәр, суган, сарымсак, газлы эчемлекләр) организмда гормоннар эшләп чыгаруны арттырырга мөмкин, бу эмоциональ киеренкелек кичергән тиз кызып китүчәнлеккә, зарланучан булуга китерә.
Физик тазалык психик сәламәтлек белән тыгыз бәйләнгән. Күнегүләр мускулларны гына ныгытмый, файдалы гормоннар — эндорфиннар булдыруга да булыша. Нәтиҗәдә, кәеф яхшырып китә. Физик активлык белән ялга дөрес вакыт бүлү мөһим. “Арып егылганда” гына түгел, көн саен бер вакытта яту мөһим. Көн саен кимендә 15 минут саф һавада йөрү дә бик файдалы.
Эмоцияләр белән идарә итәргә өйрәнегез. Бу - мөһим фактор. Аның төрле ысуллары бар — йога, медитация яисә дөрес сулыш алу гимнастикасы. Негатив эмоцияләрне күңелдән бушатырга өйрәнегез — кемгәдер сөйләп, язып, кәгазьгә сурәтләп.
Йомшак якларыгызны белегез. Бу стресстан читләшергә ярдәм итәр. Тормышта нинди хәл, эш, гамәлнең сезне аеруча борчылырга мәҗбүр итүен аңлагыз һәм бу хәлдән, ул хакта уйлардан читләшергә тырышыгыз.
Негатив фикерләүне позитивка алмаштырыгыз. Көн саен негатив мәгълүмат җыюдан, зарланудан, тәнкыйтьләүдән туктагыз. Гап-гади матурлыкны, шатлыкны күрергә өйрәнегез. Ял көненә, матур табигать күренешенә, бала елмаюына...
Сәләтләрегезне үстерегез. Нәрсә яратасыз, нәрсә килеп чыга, нәрсә сезгә кызык — шуның белән шөгыльләнергә вакыт табыгыз.
Башкаларны шатландырыгыз! Кеше бәхетенең сәбәпчесе булуыңны күрү, аңлау күңелне күтәрми калмас.