

Башкортстанда өстенлекле эш юнәлешләренең берсе – авылларда медицина ярдәмен сыйфатлы итү. 2019-22 елларда республикада 285 яңа ФАП төзелде. Быел ачылган фельдшер-акушерлык пунктларының саны ел ахырына кадәр 75кә җитәчәк. 2023-25 елларда барлыгы 286 фельдшер-акушерлык пунктын модернизацияләү планлаштырыла. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Сәламәтлек саклау министрлыгына 2024 ел ахырына кадәр авария хәлендәге һәм искергән ФАПлар санын мөмкин кадәр минимальләштерү бурычын куйды.
Ел саен медицина учреждениеләре яңа җиһазлар белән баетыла бара. Үткән елда гына Башкортстан 17,5 миллиард сумга медицина җиһазлары сатып алган. Шул исәптән – 299 санитар автотранспорт. Быел мартта гына төрле модификациядәге 65 яңа санитар автомобиль республиканың 37 шәһәр һәм районындагы дәваханә һәм поликлиникаларга озатылды. Июньдә Уфада Медицина хезмәткәрләре көнен билгеләү уңаеннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың дәвалау учреждениеләренә мөмкинлекләре чикле пациентларны транспортлау һәм күчмә медицина ярдәме күр-сәтү өчен 56 яңа җиңел автомобиль ачкычлары тапшырды.
“Узган елда “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга 8 миллиард сумга якын акча юнәлтелгән. Бу вакыт эчендә республика 50дән артык модульле фельдшер-акушерлык пункты, 3 мең берәмлектән артык медицина җиһазы сатып алган һәм җитештергән. Бөредә һәм Чакмагышта 2 поликлиника, шулай ук 2 капиталь табиблык амбулаториясе һәм 8 фельдшер-акушерлык пункты сафка кертелгән. Быел “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының сигез төбәк проекты буенча чаралар га-мәлгә ашырыла. Финанслауның гомум күләме – 7 миллиард 361 миллион сум, шулардан федераль бюджет акчалары – 4 миллиард 102 миллион сум”, – дип билгеләп үтте республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров киңәшмәләрнең берсендә.
Өч поликлиника, үзәк район дәваханәсе, Балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәге төзелешен тәмамлау, модульле 90 конструкция урнаштыру, медицина оешмасын ремонтлау, 4308 берәмлек медицина җиһазы һәм 168 автомобиль сатып алу – быелгы максатлар. Әйткәндәй, аларның күбесенә ирешелде инде.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итүенчә, “Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш” программасы кысаларында 53 миллион сумнан артык суммага 42 берәмлек медицина җиһазы кайтарылган. Биш медицина оешмасы респуб-ликаның беренчел кан тамырлары бүлекчәләре һәм төбәк кан тамырлары үзәкләре белән җиһазландырылган.
“Онкология авырулары белән көрәш” программасы буенча җиде медицина оешмасы җиһазландырылган, 126 миллион сумнан артык суммага 31 берәмлек медицина җиһазы сатып алынган.
2019 елдан бирле Башкортстанда “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе үткәрелә. Ел саен табибларның күчмә бригадалары алты маршрут буенча эшли һәм төпкел авылларда яшәүчеләргә сыйфатлы медицина тикшерүе үтү мөмкинлеге бирә. Бу күп җитди авыруларны кисәтергә һәм булдырмаска ярдәм итә.
Беренчел медицина-санитар ярдәм системасын үстерү – гомумдәүләт проектының төп юнәлешләренең берсе. Республикада бу юнәлештә күп эшләр башкарыла. Төбәк халкына санитар авиацияне җәлеп итеп тә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелә. Санитар авиация тиешле медицина учреждениеләре булмаган һәм тулы медицина ярдәме күрсәтелә алмаган районнарда, яки торак пунктларда зыян күргән авыруларны тиз арада китерүне тәэмин итү өчен төзелгән. Пациентны – Уфа аэропортына, ә аннан соң ашыгыч ярдәм машинасында шәһәр дәваханәләренең берсенә алып китәләр. Соңгы вакытта башка тәҗрибә дә тарала – табибларны яисә урында ярдәм күрсәтү өчен җиһазларны китерү. Ел башыннан Башкортстанның санитар авиациясе 80нән артык рейс башкарган. Программа гамәлдә булган вакытта санавиация барлыгы 548 рейс башкарган. Кайвакыт ашыгыч медицина ярдәме һавада күрсәтелә, бу табибларның һөнәри осталыгын, шулай ук транспорт мөмкинлеге чикләнгән ерак районнарда яшәүче кешеләрнең гомерен саклап калу системасының мөһимлеген исбатлый.