+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 октябрь 2023, 12:35

Тромбны булдырмыйм дисәң...

Тромбның кисәк өзелүенең үлемгә китерүе һәркемгә мәгълүм.

Тромбны булдырмыйм дисәң...
Тромбны булдырмыйм дисәң...
Кан югалтудан саклану өчен канның яхшы оешуы кирәк. Әмма кан тамырларында тромблар җыела башласа, бу сыйфат начар хезмәт күрсәтә ала.

Тромбның өзелүе кинәт үлемгә китерергә мөмкин. Табиб-кардиолог Елена Семина кайбер продуктлар тромбозны булдырмаска ярдәм итәчәк дип сөйләде.

Бу исемлектә беренче урында помидор суты тора. Анда бик күп ликопин бар, ул өч сәгатьтән соң канда тромбоцитлар санын киметә. Моннан тыш, помидорда калий күп, ул кан басымын һәм йөрәк эшен нормальләштерә.

Тагын бер файдалы продукт – имбир. Анда тромбоцитларның ябышуына комачаулаучы матдәләр бар.

Исемлекне антиоксидантлар белән "тутырылган" виноград тәмамлый. Ул кан тамырларына зыян китерүче һәм кан тамырларында тромб барлыкка килү ихтималын арттыручы оксидиатив стресс белән көрәшә, дип хәбәр итә "Медикфорум".

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: