

Кешеләргә карата хөрмәт, мәрхәмәтлелек, фидакарьлек һәм авыруның хәлен аңлый белү – зур һөнәри осталык таләп итә. Бәлки, һөнәр сайлау алдында торган хәзерге мәктәп укучылары өчен табиб-хирург Һәм терапевт Рәфит Аллаяров турындагы язма дөньядагы иң кешелекле табиб һөнәрен сайлауга этәргеч булыр. Яшьләргә үрнәк булырдай тәҗрибәле табиб дияр идем мин аны. Ә бит кайчандыр ул да укырга кая барырга дигән сорау алдында торган. Яхшы укуы, кешеләргә булышу теләге Рәфит Аллаяровка үз һөнәрен дөрес сайларга ярдәм иткән.
Рәфит Аллаяров 1946 елда Балтач районында колхозчылар гаиләсендә туган. Югары Карыш урта мәктәбендә белем алган.
– Гаиләдә дүрт бала идек, мин – иң кечесе. Әниемне сәламәт килеш хәтерләмим дә диярлек, ул һәрвакыт авырый иде, еш кына дәваханәдә ятты. Шәфкать туташлары безнең өйгә дә бик еш килде, мин аларны зур кызыксыну белән күзәтә идем. Аларның бөтен авыруларга да игътибарлы булуы, ачык сөйләшүе, авыруның хәле белән ихлас кызыксынуы истә уелып калган. Шуңа күрәдер дә мин мәктәпне тәмамлаганчы ук табиб булырга, медицина институтына укырга барырга карар иттем, – дип искә ала Рәфит Аллаяров.
Егет асылы әйткән сүзендә тора: урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Башкорт дәүләт медицина институтына укырга керә һәм аны 1971 елда уңышлы тәмамлый. Яшь белгечне институттан соң Байконурга (Ленинск шәһәре) хәрби табиб итеп эшкә җибәрәләр. Рәфит хезмәт юлын туган якларыннан бик еракта башлый, әмма туып-үскән яклар сагындыра, шуңа да ул 1973 елның ноябрендә гаиләсе белән Нефтекамага күченеп кайта. Эшкә урнашу авыр булмый, чөнки тәҗрибәле белгечләр кайда да кирәк, шулай итеп ул беренче хирургия бүлегенә эшкә урнаша.
Шушы еллар эшендә Рәфит Аллаяровка кан тапшыру бүлеге мөдире булып та, хирург булып та эшләргә туры килә, нинди генә вазыйфада да ул үзен чын белгеч итеп күрсәтә. Бүген тәҗрибәле белгеч 1нче поликлиникада терапевт булып эшли, дәваханәнең җәмәгать һәм профсоюз тормышында актив катнаша.
Коллегалары әйтүенчә, аны һәрвакыт тыйнаклык һәм үз бурычларын намуслы үтәве, иң мөһиме – пациентларга бик сизгер һәм игътибарлы мөнәсәбәттә булуы аерып тора.
Кешенең сәламәтлеге генә түгел, еш кына гомере дә табибларга бәйле. Моның зур җаваплылык икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Шуңа да бу һөнәрдә чыннан да кешеләргә ярдәмгә һәрчак әзер булган чын профессионаллар гына эшли ала.
Зөләйха Мостаева.
Нефтекама шәһәре.
Фото Рәфит Аллаяровның шәхси архивыннан.