

Ул 6нчы балалар поликлиникасы базасында урнашачак һәм орфан тире авырулары, шулай ук дерматозның башка төрләре булган кечкенә пациентларны кабул итәчәк. Ген дерматозлары үзәкләре — нәселдән килгән тире авырулары булган пациентларга ярдәм итү системасын төзүдә тагын бер адым.
— Бүген республикада катлаулы тире авырулары булган 20 меңнән артык бала яши. Алар барысы да яңа үзәккә мөрәҗәгать итә алачак, аларны табиблар командасы кабул итәчәк, анда дерматолог, аллерголог-иммунолог, гастроэнтеролог, педиатр, эндокринолог һәм башка белгечләр керәчәк. «Бердәм тәрәзә» режимында пациентлар, барлык кирәкле тикшеренүләрне узып, югары квалификацияле ярдәмне вакытында ала алачак, - диде Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.
Мондый беренче үзәк ике елдан артык Подмосковьедан һәм Үзәк федераль округыннан пациентларны кабул итә, икенчесе күптән түгел Пензада ачылды. Хәзер Башкортстанда тире авырулары булган пациентлар да, төбәк чикләреннән чыкмыйча, квалификацияле медицина ярдәме ала алачак.
— Республикада ген дерматозларының профильле үзәген булдыру — тире авырулары булган пациентларга системалы ярдәм күрсәтүдә мөһим этап. Профильле медицина ярдәме авыруның барышын нәтиҗәле контрольдә тотарга һәм катлауланулар үсешен профилактикалауны үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, бу, нәтиҗәдә, пациентларның сәламәтлек торышын шактый яхшыртуга һәм республика һәм федераль бюджетка финанс йөкләнешен киметүгә китерәчәк, — дип билгели «Дети-бабочки» фонды җитәкчесе Алена Куратова.
Үзәктә шулай ук табиб комиссияләре, консилиумнар һәм телемедицина консультацияләре үткәреләчәк. Бу федераль учреждениеләргә йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк, анда авыр патологияле пациентларны гына җибәрәчәкләр.