

Медицина хезмәткәрләре белән даими рәвештә аңлату эшләре алып барыла, болар - аерым алганда, табибның этика һәм хезмәт тәртибе кодекслары белән танышу.
Шулай ук, дәүләт гарантияләре программасы кысаларында халыкка бушлай медицина ярдәме төрләре турында мәгълүмат бирү уздырыла.
Дәүләт гарантияләре программасы турында мәгълүмат медицина учреждениеләренең рәсми сайтларында, учреждениеләр бүлмәләре стендларында урнаштырыла.
Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы оешмаларның планлы күчмә тикшерүләре барышында оешмаларда коррупцияне кисәтү буенча күрелә торган чаралар контрольдә тотыла.