

Презентацияне проектка нигез салучы һәм журнал җитәкчесе Андрей Кокарев үткәрде.
Ул билгеләвенчә, Русиядә 11 миллионнан артык инвалид бар, шул исәптән 721,8 мең бала. Аларга медицина ярдәме генә түгел, уңай эмоцияләр дә кирәк. Русия субъектларында инвалидларга һәм инвалид балаларга хезмәт күрсәтүгә махсуслашкан 35,5 меңгә якын оешма эшли.
"Я могу! " журналын илнең һәр почмагында укый алсыннар иде. Бу максатка омтылырга кирәк", - ди Андрей Кокарев.
Ул журнал укучыларының басманы укып, рәхмәтле булуын белдерде. Күпләр мөмкинлекләре чикле, ләкин көчле рухлы һәм сәламәт кеше дә ирешә алмастай уңышларга ирешә алган журнал геройларына чын-чынлап соклана һәм басмадагы язмаларның аларга ышаныч бирүен билгели.
Журнал Мәскәүдә 3500 данә тираж белән чыга. Елына дүрт сан басыла.
Андрей Кокарев сүзләренчә, журнал Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә генә түгел, төбәкләргә дә тарала башлаган. Бәлки, аның яңа таралу ноктасы Уфа булыр.