+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 октябрь 2023, 08:02

Беренче рентген сурәтенә - 110 ел!

25 октябрь Гомәр Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе өчен генә түгел, тулаем республика өчен дә истәлекле дата - беренче рентген кабинеты ачылуга 110 ел. 1913 елда Уфа губернасында беренче рентген сурәте төшерелә.

© onkorb.ru© onkorb.ru
Фото:© onkorb.ru

Рентген кабинеты белән идарә итү хастаханәнең өлкән табибы Бруно Ручинскийга йөкләнә, ул чит илгә сәфәре вакытында Венада рентгенодиагностика буенча курслар тыңлый.

© onkorb.ru© onkorb.ru
Фото:© onkorb.ru

Бу хакта 1913 елда безнең дәваханәнең Хезмәт даны музеенда сакланган «Уфа губерна земство дәваханәсе, даруханә, богадельня һәм ташландык балалар өчен патронаж буенча хисап» шаһитлык бирә. Бу документ буенча Уфа губернасында 1913 елда 71 рентген эзләнүләр нәтиҗәсендә 104 фото ясалганлыгы билгеле.

© onkorb.ru
© onkorb.ru
© onkorb.ru
Фото:© onkorb.ru

Рентгенология хезмәте үсеш алган вакытта рентгенология тикшеренүләре үткәрү өчен җиһазлар үзгәргән һәм хәзер дә камилләшүен дәвам итә.

Республика клиник дәваханәсен истәлекле көн белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә чәчәк атуны, үсешне, һөнәри эшчәнлектә уңышлар телибез!

Автор:Денис Таваев
Читайте нас