

«Сәламәтлек сәгате»нең күчмә утырышы вакытында республика Сәламәтлек саклау министрлыгына шундый йөкләмәне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бирде.
- Процесс тиз түгел, әмма әкренләп без башкала медицина оешмаларын яңарта алачакбыз. Сипайлово халкы беренче булып уңай үзгәрешләрне сизә алачак. Яңа программаны тормышка ашыруда беренче адым ясалды - без 5нче балалар поликлиникасының травмпунктын капиталь ремонтладык, - дип билгеләп үтте Айрат Рәзиф улы.
Травмпункт сменасына 100 кешегә исәпләнгән. Алтынчы июньдә башланган ремонт эшләренә республика бюджетыннан 11 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Капиталь ремонт бинаның йөкләнешен оптимальләштерергә һәм пациентларны беренчел һәм кабат кабул итү агымнарын бүләргә мөмкинлек бирде. Мондый аерымлык чиратлар проблемасын һәм кабул итүне озак көтүне хәл итә.
Пациентларга уңайлы булсын өчен, беренчел кабул итү хәзер электрон талоннар аша узачак, аларның номерын электрон таблода күрергә мөмкин булачак. Кечкенә пациентлар һәм медицина персоналы өчен яңа бүлмәдә уңайлы шартлар булдырылган: көтү зоналары, заманча җиһазландырылган якты кабинетлар һәм аз хәрәкәтләнүче пациентлар өчен барлык кирәкле шартлар оештырылган.