+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
27 октябрь 2023, 09:40

Генетика буенча тагын бер учреждениегә лицензия бирелде

2023 елның гыйнварыннан августка кадәр Башкортстанның бердәм лицензияләр реестрына генетика белгечлеге буенча эшләүче 16 медицина учреждениесенә әлеге лицензияне беренче тапкыр алган тагын бер учреждение өстәлде.  

Генетика буенча тагын бер учреждениегә лицензия бирелдеГенетика буенча тагын бер учреждениегә лицензия бирелде
Генетика буенча тагын бер учреждениегә лицензия бирелде

- Генетика, беренче чиратта, нерв, кан тамырлары, эндокрин системаларының төрле нәселдән килгән авырулары, кеше төзелешендә күп кенә авыр дефектлар, шулай ук репродуктология белән бәйле мәсьәләләрдә мөһим роль уйный, - ди сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхәветдинова.
Ул билгеләп үткәнчә, заманча медицинада яңа цитологик һәм цитогенетик ысуллар ярдәмендә төрле авыруларның сәбәпләрен тикшерү һәм аларны оптималь сайланган ысул белән дәвалау мөмкин.

Генетика буенча лицензия алган клиника ЭКО, Репродукция һәм гинекология клиникалары челтәренең филиалы булып тора. Уфа үзәге белгечләре баласызлыкны дәвалаудан һәм генетик тикшеренү ысулларын кулланып экстракорпораль аталандырудан тыш, йөклелек алып баралар, гинекология өлкәсендә операция ясыйлар, утратавыш диагностикасы һәм йөклелеккә әзерлек үткәрәләр.

Республикада эшләүче һәм медицина эшчәнлегенә лицензияләре, генетика буенча лицензияләре булган 16 медицина учреждениесеннән 8 клиника нигездә репродуктология, экстракорпораль аталандыру һәм йөклелекне алып бару мәсьәләләре белән шөгыльләнә, шуларның 6сы нәселдән килгән тумыштан авырулар булу-булмавына скрининг, 2се молекуляр-генетик тикшеренүләр үткәрә.

Генетика мәсьәләләре белән шөгыльләнүче медицина учреждениеләре санының артуы заманча медицинага кирәк, чөнки тикшеренү нәтиҗәләре табибларга авыруларның молекуляр дәрәҗәдә барлыкка килү мөмкинлеген яки сәбәбен билгеләргә мөмкинлек бирә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас